Камера булган урында күңелегез тынычмы? (сораштыру)
Казан мәчетләренә күзәтү камералары урнаштырырга җыеналар. Татарстанның Диния нәзарәте хәбәренә караганда, “Имин шәһәр” программасы кысасында гамәлгә ашырыла торган бу эш мәхәллә халкының иминлеген арттыру өчен башкарыла. Шул ук вакытта моңа каршы чыгучылар да юк түгел. Алар фикеренчә, камералар урнаштыру кешенең хокукын боза. Казан Кремлендә исә бу мәсьәләгә тыкшынмаячакларын әйттеләр. Ә сезнең камера булган җирдә күңелегез тынычмы?
Инсаф Галимҗанов, Явлаштау авыл җирлеге имамы (Саба):
– Мәчеттә камера булу кирәк. Гыйбадәтханәдән акча урлау очраклары да юк түгел. Менә шуларны булдырмас, каракларны тоту, саклану өчен камерадан файдаланырга була. Бу җиһазны кую кеше хокукын боза дип санамыйм. Кешенең шәхси йортына куелмый бит. Мәчет – җәмәгать урыны. Камера булган җирдә үземне тыныч тотам, артык игътибар итмим.
Рушан Сайранов, банк хезмәткәре (Казан):
– Мәчеткә гыйбадәт кылырга, намаз укырга барабыз. Ул кешенең шәхси эше бит, шулай булгач, бу гамәл күзәтү астында булырга тиеш түгел. Нәрсә беләндер мәшгуль булып, сине күзәтеп торсалар, уңайсызлык тудыра бит. Йөзгә камера төбәп торуны бар кеше дә өнәп бетерми. Мәчетләргә, гадәттә, тәртип бозып йөрүче кешеләр йөрми инде. Европа илләрендә, мәсәлән, чирәмгә басып намаз укысаң да, бер сүз әйтмиләр, артык игътибар бирмиләр, төртеп күрсәтүче юк. Алар мөселманнарга карата булган начар фикерләрдән азат. Шуңа анда үзеңне иркенрәк хис итәсең. Камераны хокук бозу очраклары күбрәк күзәтелә торган җирләргә куярга кирәк дип уйлыйм.
Җәүдәт Ибраһимов, Татарстан Прокуратурасының гражданданлык һәм административ процесслар бүлеге мөдире:
– Камералар бармы, юкмы – аңа игътибар итмим, үземне тыныч тотам. Әлбәттә, күзәтү җайланмалары җинаятьләрне ачыкларга ярдәм итә. Мин Сарманда прокурор булып эшләгәндә, Җәлил бистәсендә Үзәк мәйданга республикада беренчеләрдән булып куйдырткан идем. 2000 нче еллар иде бу. Камералар ярдәмендә күп кенә җинаятьләрне ачыкладык. Мәчеткә кирәкме? Анысын әйтә алмыйм. Анда болай да тәртипле, тәрбияле кешеләр йөри. Җәмәгать урыннарына, йорт каршындагы ишек төпләренә, паркларга кую бик кирәк. Имтихан пунктларына урнаштыру да балалар арасында күчерү очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Ләйсән Бикчәнтәева, БДИда 100 балл туплаган укучы:
– Имтиханда камералар булырга тиеш. Кемдер бернәрсә укымыйча, күчереп кенә, ә кемдер көч түгеп бирү дөрес түгел бит. Сынау ул гадел булырга тиеш. Сынауга беренче тапкыр кергәндә камераларга игътибар итсәм дә, соңыннан карамаска булдым. Тыныч кына биремнәрне эшләдем. Мәчеткә нигә куярга? Мин моны һич тә аңламыйм. Изге урын бит ул. Бары сәдака акчасын урламасыннар дип кенә куйсалар инде.
Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Казанның “Солтан” мәчете имам-хатыйбы:
– Кемдер өенә дә күзәтү камерасы куя. Күрәсең, көн буена нәрсә эшләгәннәрен беләсе килә. Өйдәгеләреңә ышанмасаң, Алладан курыкмасаң, видеокамера куясың инде. Нигезләмәсен яхшы, зыян салмый торган иттереп эшләсәләр, мин каршы түгел. Ниндидер шикле кеше мәчетеңә килеп йөри, гыйбадәт кыла икән, аны безгә каршы матди дәлил итеп кулланмагайлары дип борчылам мин. Хокук сакчылары: “Синең яныңа бандит килеп йөри. Ник безгә хәбәр итмисең, әйтмисең? Бергә эш йөртәсездер”, – дип әйтергә мөмкин. Аның маңгаена “бандит” дип язылмаган бит. Законнар камил түгел. Нигә мәчетләргә генә куялар? Чиркәүләргә дә куйсыннар. Анда куймаганнарын мин тәгаен беләм.
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев