Хәмдүнә Тимергалиева: «Elvin Grey белән видеоролик чыгаргач, мине маймыл дип язучы булды» [әңгәмә]
Турысын ярып әйтә. Шул ук вакытта яшьләргә тел-теш тидерми. Сәхнәдә үз урынын, тамашачы мәхәббәтен хәләл көче, таланты, иркен тыны белән яулаган. Әмма гадилеген, ихласлыгын югалтмаган. Болар барысы да – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева турында. Без аның белән татар эстрадасының күркәм яклары һәм җитешсезлекләре, уңыш серләре, Тукай премиясе хакында сөйләштек.
– Хәмдүнә апа, 50 ел элек татар эстрадасы нинди иде, хәзер нинди?
– Ул чакта бит җырчыларны җиз иләктән үткәрү бар иде. Яхшымы, яманмы, худсовет эшләде. Фонограмма юк, инструменталь ансамбльгә йә баянга кушылып җырлыйсың. Уртакул җырчы исә мондый авырлыкны күтәрә алмый, аның тавыш мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә эстрадада санаулы, көчле, затлы җырчылар гына эш- ләде. Бу – Әлфия апа, Илһам абый, Эмиль абый, Флюра апаларның чәчәк аткан вакыты. Алар җырлап кына калмады, халык белән татар тормышына кагылышлы һәр мәсьәлә буенча турыдан-туры эш алып барды. Хәзер исә бик ансат заманда яшибез. Акча түлиләр дә радиодан җырларын минут саен әйләндерәләр. Ләкин шулай да таныла алмыйлар! Күпмедер баш миендә эләгеп торалар да аннан кибәк сыман төшеп калалар.
Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Илһам Шакиров репертуарын тыңлап үстек. Безнең заманда концерт килү зур бер вакыйга була иде. Ул вакытта ни радио, ни телевизор булмады. Мин сигезенче сыйныфта укыганда, күрше мари авылында багана башына радиорупор чыгарып элделәр. Якын булгач, радио тавышы безгә бик яхшы ишетелеп торды. Аннан өйләргә чыбыклы радио керде. Мин Илһам абыйның “Чулпан” җырын беренче тапкыр “Маяк” радиосыннан тыңладым. Бу җыр шулкадәр ошады ки, кабат җырламаслармы дип, иртүк торып, радио тирәсендә бөтерелә идем. Әлбәттә, ул бик сирәк яңгырады. Бәлкем ярты елга бер тапкыр гына ишетелгәндер. Чөнки автономияле республика вәкилләренә күтәрелү авыр иде. Иң беренче бездән Мәскәү җырчылары арасына барып кергән кеше – Ренат Ибраһимов. Мөселман дөньясына танылган кешеләр – Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла абый. Эмиль Җәләлетдинов турында берничә сүз. Мин аны телебезне саклауга иң зур өлеш керткән шәхес дип атыйм. Эмиль абый – Тукай иҗаты буенча аяклы энциклопедия. Концертта бер тында яттан “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын сөйләп йөрде. Ләкин шагыйрьне күпме генә пропагандаласа да, аны Тукай премиясенә лаек дип тапмадылар. Ә ул аңа күптән лаек инде.
– Бу көннәрдә Тукай премиясе лауреатлары исемлеге пәйда булды. Дәүләт бүләгенә 16 кандидат дәгъва кыла. Сезнеңчә, алардан кайсылары әлеге бүләккә лаек?
– Бүген җырчылар арасында Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм. Чөнки 50 ел сәхнәгә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым, әмма миңа документ тутырмыйлар. Гомер буе ялгыз булдым, шуңа күрә кимсетәләр дип уйлыйм. Гәрчә филармониядә Әлфия, Флюра апалардан кала, иң күп табыш китергән җырчы булсам да. Россиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш.
– Икенче яктан, премия бүлешү уеннарына катнашмыйм, дип әйтүче язучылар да бар. Алар әйтүенчә, Тукай премиясе бик вакланды.
– Нишләп вакланмасын ди?! Баянчы, композитор Рәшит Мостафинга премия юк, ә аның оркестрында өченче баянчы булып эшләгән Владимир Федотов премияне алды. Бөтенләй шигырь яза белмәгән кешеләргә дә премия бирделәр. Кызып китсәм, алар хәтле генә мин дә шигырь язам.
– Сез атап үткән җырчылар, 85 яшьлек Эмиль Җәләлетдинов хәзер дә концертларда катнаша, Флюра Сөләйманованың да тавышы соклангыч. Сезнеңчә, тавыш саклауның сере нидә? Үзегез генә кулланган алым-ысуллар да бармы?
– Аның бернинди сере юк, сеңлем. Ходайдан бирелгән тавыш беркайчан да бетми ул. Ә бүгенге җырчылар өчен аппаратура җырлый. Алар сузып бетерә алмаган өлешләрен компьютер җиренә җиткерә. Мине авырлык чыныктырды. Табигать баласы мин, кояш белән тордым, кояш белән яттым. Авыр эштән курыкмадым.
– Татарстанны талантлар белән Башкортстан баета, дигән фикер дә бар. Сәбәбе нидә?
– Казан – татар өчен, кайда гына яшәсә дә, гомер-гомергә мәркәз булды. Мәрҗаниле, Тукайлы кала бит ул. Ә Тукай китабын уку бездә балачактан булды. Аннан без Татарстан җырчыларын тыңлап үстек. Әткәй патефон өчен махсус пластинкалар алып кайта иде. Шуңа күрә безнең өйдә ул заманның танылган җырчылары тавышы тынып тормады. Әткәй җыр-моңга бик мөкиббән, үзе дә бик матур җырлый иде. Гомумән, без – эшкә булган, җырлы-моңлы нәсел. Ә сезнең сорауга килгәндә, Казанда Башкортстанда туган кешеләрнең күплеге бик табигый. Чөнки үзен татар дип санаган һәр кеше, кайда гына яшәсә дә, Казанга тартыла. Бары шул гына. Соңгы вакытта исә мондый фикер таралды: имеш, Татарстанда җырчылар тизрәк “үсә”. Шуңа күрә ничек булса да монда килеп, татар каналларында күренергә тырышалар. Чөнки Башкортстанда хут ала алмыйлар. Бу фикер белән килешәм. “Барс медиа”ны гына алсак та, җырчыны халыкка танытуда бик зур эш алып бара. Аның телевизион каналы да, радиосы да бар. Җырчы бүген фәкать радио-телевидениегә эләксә генә популярлаша. Аннан Татарстанда татарлар яши торган чит төбәкләргә дә тарала торган матбугат та бар. Ә миңа килгәндә, Казанда җырлый башлагач та, башыма сугучылар табылды. Шундый чаклар булды: вакытлыча ансамбльдә дә җырларга туры килде. Чөнки сәхнәгә чыгармаска тырыштылар. Халыкка танытырга урыс кешесе, күп еллар Илһам Шакировта оператор булып эшләгән Владимир Лапшин ярдәм итте. Аның ярдәме белән аудиокассеталарым тарала башлады. Мин – гомумән, җырчылар арасында иң беренче аудиокассета чыгарган кеше. Лапшин, төннәр буе җырларымны яздырып, төбәкләргә тарата иде. Мине Татарстанда гына түгел, аның ярдәмендә читтә дә таный башладылар. Аудиоязмаларым 1983 елны хәтта Кытайга кадәр барып җиткән. Инкыйлаб елларында чит илгә китеп урнашкан татарларга 1956 елны үз ватаннарына кайтырга рөхсәт бирелде. Аларның күбесе Казахстанга, Үзбәкстанга кайтты. Менә шушы татарлар Кытайдагы кардәшләргә минем “Картуф”, “Җомга көе” җырлары кергән аудиокассетамны җибәргән булса кирәк. Гастрольгә баргач, Сергачтан Кытайга күченеп киткән бер абзый шушы кассетаны кесәсендә генә йөртә иде, дип сөйләделәр. Бик тетрәндем шуны ишеткәч.
– Гадәттә, яшьләр – өлкәннәрне, өлкәннәр яшьләр дөньясын аңлап бетерми. Сез, киресенчә, яшьләр белән яратып эшлисез, кирәк булганда аларны яклыйсыз да.
– Беренче елларда үземә бик авыр булганга, теләсә нинди гайбәт, әшәкелеккә каршы берьялгызым көрәшкәнгә, яшьләрне аңлыйм, аларны якларга тырышам. Башта минем хакта Башкортстанда сабыен балалар йортына урнаштырып калдырган икән, дигән сүз чыгардылар. Кыз балага бик авыр бу сүзләрне ишетү. Без бит мондый әшәкелекне ишетеп үсмәгән. Безнең әткәй, кайда ишеткәнсез, кайда күргәнсез, шунда калдырыгыз, өйгә гайбәт алып кайтасы булмагыз, дип үстерде. Ул – репрессия елларында атарга хөкем ителгән, үзен-үзе коткарып калган кеше. Әнә шундый авырлыкларны кичергән Сәетгали кызы бит мин, авырлыкларны җиңәргә тиешмен, дип сүз бирдем. Ул шулай булды да. Ә бик авыр вакытларда Илһам абый киңәш бирә иде. “Әй, җүләркәем, Хәмдүш, начар сөйләсәләр дә, яхшы сөйләсәләр дә, сөен. Чөнки булган кешене генә чәйниләр. Сөйләмиләр икән, кирәгең шулкадәр генә”, – дигәне истә. Хәзер менә Радик Юлъякшин турында нәрсә генә сөйләмиләр. Булдыра чөнки! Безнең яшьләргә шушы җырчы җитмәгән булган. Чөнки заман үзгәрә, заман белән бергә кыйбла да үзгәрә. Ә ул башта дискотекасын үткәрә, аннан концертын. Халык артыннан йөри, ә ул гадилеген югалтмый. Бик тәрбияле егет, җиңел-җилпе малай түгел. Әтисез үскән кеше ул, мин аны кечкенәдән беләм. 13 яшьләрендә Уфада кичке дискотекаларда җырлап йөри иде. Радикның бөтен гаебе – яшьләрнең аңа тартылуы. Тавышсыз, диделәр. Тавышсыз кеше унбишәр мең халык җыя аламыни? Мин аны татарның Майкл Джексоны дим. Аның тамашачысы бар, аның белән бергә картаячак. Минем дә үз тамашачым бар. Телибезме без, юкмы, тормышның законы шундый: бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.
– Эстрадада ачуны китерә торган күренеш нинди?
– Кешенең репертуарын чүпләгән артистлар ачуны китерә. Әзер буразнадан бару җиңел ул. Минем берничә җырымны рөхсәт сорап тормыйча алып, клиплар да ясадылар. Алганнар икән, йә минем хәтле җырласыннар, йә миннән дә уздырсыннар! Илһам абый репертуарын алып, халык бәгырендәге җырларны ватып-җимереп башкаралар. Шулкадәр ямьсез итеп үкереп җырлый берсе “Җанкай-җанаш”ны. Бер бормасын да ала алмагач, нигә маташырга, һич аңлый алмыйм. Иманым камил, андыйлар халык хәтерендә калмаячак. Чөнки 50 ел сәхнәдә эшләү дәверендә буталып йөргән җырчыларны күп күрдем. Йөрделәр-йөрделәр дә үзләреннән-үзләре юкка чыктылар. Бүген дә бит тамашачы җыя алган артистлар берничә генә. Болар – Элвин Грей, Тямаев, Салават, Гүзәл Уразова. Яшьләрдән дә бик матур җырчылар бар. Ләкин алар турында әле авыз тутырып сүз әйтеп булмый. Ә хәленнән килгән җырчылар турында гайбәтне булдыра алмаган җырчылар тарата, халык түгел. Мин аларга да рәхмәтлемен. Шул гайбәтләр аркасында, нинди кеше икән бу дип концертка килүчеләр дә булды. Алар танылуыма үзләреннән зур өлеш керттеләр.
– Сез – олыгайган көнендә сәхнә образын үзгәртергә курыкмаган бердәнбер җырчы да.
– Элвин Грей белән видеоролик чыгаргач, мине маймыл дип язучы булды. Көлдем генә. Тәнкыйтькә исем китми. Маймыл дип язып җибәргән кеше җанына чыдый алмый. Мине күралмый бит ул, бахыркаем. Талашып ятсам, аңа рәхәт булыр иде. Аңа шатланырга урын калдырмадым шул. Бирешмим, сеңлем, дөнья күп какты, өйрәтте. “Барс медиа”га исә төрле образлар тудырганы һәм алга таба иҗат итәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәттән ары сүз юк. Бар иде бит заманалар. Районнарда сыер савучылар белән каткан төпле кружкалардан чәйләр эчеп, ферманың кызыл почмакларында концертлар куеп йөрдек. Күпме салкын клубларда чыгыш ясадым. Буа районындагы Кырык Садак, Суыксу авылларында, Аксубайның Иске Ибрай авылындагы клублар никадәр яксаң да җылынмый иде. Шуларда киез итек киеп, тун бөркәнеп җырлый идек. Халык та зал тутырып килә, өс киемен салмыйча концертны азагынача карый. Хәзер инде рәхәт заманнар килде. Мин исә авыр заманнарда да бергә булган тамашачыма, иҗатыма тугры булганы өчен ихлас рәхмәтемне әйтәм.
Фото: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев