“Үлемсез полк”ка кушыласызмы? (сораштыру)
Казанда 9 Май көнне узачак “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге чара республиканың барлык шәһәр-районнарында оештырылачак. Татарстанда хәтер акциясенә 300 мең чамасы кеше кушылыр дип фаразлыйлар. Сезне бу чарага нәрсә алып чыга?
Чулпан Мәгъсумҗанова, Казандагы 2 нче гимназиянең тарих укытучысы:
– Бездә 700гә якын укучы белем ала. Шуның 250гә якыны “Үлемсез полк” йөрешендә катнашырга җыена. Әлеге мәгълүматны дәресләрдә дә, мәктәп радиосы һәм газетасы аша да җиткерәбез. Акциянең файдасы бик зур. Ул гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә. Бу көннәрдә балалар әби-бабайларының фотосурәтләрен әзерләү белән мәшгуль. Кайбер гаиләләрдә дүртәр портрет күтәреп чыгучылар да бар. Әби-бабайларының фотолары сакланмаган очракта исем-фамилиясен генә язалар. Укучыларыма фронтовик язучыларның портретларын күтәреп чыгарга да тәкъдим иттем әле.
Хәтирә Мәрданшина, эзтабар, РФ Оборона министрлыгының “Хәбәрсез югалганнарның хәтерен мәңгеләштерү өчен” медале иясе:
– “Үлемсез полк”ка чыгу – безнең гаиләнең бурычы. Барыбыз да бу чарада бик теләп катнашабыз. Оныкларны да алып чыгабыз, белеп үссеннәр. Унбер ел дәвамында хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнәм. Әнинең ике абыйсын эзләүдән башладым. Берсен Орел өлкәсендәге туганнар каберлегеннән таптым. Шунда барып та кайттык. Хәбәрсез югалган күпме солдатның исемен туганнарына кайтардык, медальоннарын эзләп таптык. Ә күпме солдатның исем-фамилияләре дөрес язылмаган. Барысы да җентекләп өйрәнү таләп итә. Эшчәнлекне “Кремник” сайты аша алып барабыз. Бу көннәрдә Апас районына ике медальон тапшырабыз. Күп вакыт яу кырында ятып калган солдатның медальонын дөресләп укып та, аның туганнарын эзләп таба алмыйбыз. Кабат җирләү вакытында якыннары табылмаганнарны шундагы туганнар каберлегенә җирлиләр.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары баш казые:
– Сурәт күтәреп мәйданга чыгу табыну ниятеннән түгел, шуңа күрә ул гамәл тыелмый. Дөрес, шәригать буенча караганда, аның өчен кешегә савап бармый, дога кылу хәерлерәк. Икенче яктан уйласак, фронтта үлгәннәрнең түккән каны да, монда калган толларның күз яше дә хәләл бит инде. Риза Фәхретдиннең шундый сүзе бар: гаскәриләрне хөкүмәт ниндидер юл белән зурласа, аны гаеп итәргә кирәк түгел. Барыбыз да сугыш чоры истәлекләре белән яшибез. Безнең бабай – әнинең әтисе сугыштан исән кайта алмаган. Бабайның Кукмара станциясеннән үтәсен белгәч, әби, 40 чакрым ара дип тормый, авырлы килеш шунда чыгып китә. Ике көн буе бардым, дип сөйли иде. Күрешкәч, тагын җәяүләп кайтып киткән. Безнең авылдан 90 кеше исән кайткан, 140 кеше һәлак булган. Соңгы елларда ветераннарга төрле ташламалар каралды, тол калган хатыннарына фатирлар бирелде. Хәбәрсез югалганнарның балалары әти назы да күрмәгән, һәм соңыннан да, бернинди ярдәм күрмичә, китеп барды. Менә моны зур гаделсезлек дип кабул итәргә мөмкин.
Гөлнур Ясәвиева, балалар бакчасы хезмәткәре (Мамадыш):
– Элегрәк бу акциядә катнашканыбыз юк иде. Быел кызым белән бергәләп чыгачакбыз. Иремнең бабасы Фәсәхетдин сугышта катнашкан, әллә ничә кат яраланган, үлемнән калган. Сугыштан исән-сау кайтып, 1996 елда вафат булган. Без аны ел саен искә алып, аш уздырабыз. Кайбер танышларыбыз сурәт күтәреп йөрмәгез, дип әйтә. Бу бит – тарихны барлау, үткәнне онытмау. Безнең балаларга сугыш турында башкача искә төшереп булмый. Ә менә ил күләмендә мондый акция булу безне тагын да җанландырып җибәрде. Күңелдә шулкадәр горурлык бар. Ул хисне аңлатып бетереп булмый. Алла боерса, бик теләп чыгачакбыз.
Райлә Галиева, Әтнә районының Күңгәр мәдәният йорты директоры:
– Безнең авылда ел саен Җиңү көненә митинг уздырыла. Соңгы елларда ул “Үлемсез полк” хәрәкәте белән баетыла. Мәктәп укучылары авыл урамы буйлап һәйкәлгә кадәр бабайларының рәсемнәрен күтәреп киләләр. Авыл уртасындагы обелиск янында бөтен әби-бабайлар һәм авыл халкы каршы ала. Беренче елларда балалар башта “Үлемсез полк” өчен портретлар ясадылар, гаилә архивларын барладылар, өлкәннәрдән сораштылар. Хәзер күбесенең портретлары әзер. Ел буе кадерләп саклаган бу сурәтләрне 9 Май – Җиңү бәйрәме көнне кабат алып чыгу – ул әле хәтер яңарту өчен дә кирәк.
Нурислам Гайфуллин, табиб:
– Барасы килгән кеше барсын, мин каршы түгел. Искә алуның бер чарасы бу. “Үлемсез полк”та йөреп кайтканнан соң мин аларны зиратларга чакырыр идем. Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызның каберләре начар хәлдә ятмасын иде. Венециядәге каберлекләрне күрсәң, исең китәрлек. Безгә дә менә шуңа омтылырга кирәк.
”ВТ”ның кайнар линиясе
Сорау юллаучылар игътибарына! ”ВТ” ның кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгать кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8843 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@vatantat.ru электрон адресына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.
Миңа фатир тиешме?
Ирем белән бер ел элек аерылыштык. Бергә яшәгәндә, өч бүлмәле фатир сатып алган идек. Ул ирем исеменә хосусыйлаштырылды. Мин анда әле дә пропискада торам. Милекне бүлү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итсәм, нәрсә булыр икән?
Гөлназ Ибраһимова
Торак хуҗасы булмагач, Сез фатирны бүлә алмыйсыз. Ләкин анда яшәргә хакыгыз бар. Элеккеге ирегез суд аша Сезне пропискадан төшерергә дә мөмкин. Моның өчен аңа фатирда яшәмәвегезне, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәвегезне, яшәргә яраклы башка торагыгыз булуын дәлилләргә кирәк булачак.
СНИЛСны кайдан алырга?
Миндә СНИЛС юк икән. Өйдә утыргач, мин аны алырга да онытканмын. Шушы арада грипп белән авырдым. Өйгә килгән табиб шул кәгазьне сорады. Аны каян аласы икән?
Зөлфия
Моның өчен үзегез яшәгән районда урнашкан пенсия бүлекчәсенә яки күпвазифалы үзәккә барырга кирәк. Паспортыгызны онытмагыз. СНИЛСны 10 көн эчендә ясап бирәләр. Әлеге документ медицина хезмәте күрсәткәндә, социаль ярдәм һәм ташламалар алу, башка очраклар өчен кирәк.
Өметләнә аламмы?
Ярты ел элек әтиебез эш урынында үлеп китте. Ул вакытта аның яңа гаиләсендә 15 яшьлек кызы һәм 2 яшьлек улы бар иде. Миңа – 24 яшь. Әти үлгәч, икенче хатынына зур суммада компенсация түләделәр, балаларына туендыручысын югалтканга пенсия бирәләр. Ә алар бу акчага йорт сатып алган. Әтиемнең яңа гаиләсенә бирелгән ярдәмнән үземә өлеш сорый аламмы?
Дилүзә
Әтиегез белән әниегез аерылышкан. Шуңа да әтиегез сезнең гаиләнең туендыручысы була алмый. Икенче никахтан балигълык яшенә җитмәгән балалары булгач, алар ярдәмгә мохтаҗрак. Шуңа күрә хөкүмәттән тиешле ярдәмне дә алар алган.
Эчкән өчен куалармы?
Ирем эшендә хезмәттәшләре белән туган көнен уздырган. Эш вакытында түгел, әлбәттә. Әмма аларны җитәкчеләре күреп алган. Исерек булганлыгын сәбәп итеп, иремне эштән куган. Бу законлымы?
Наилә
Әгәр ирегез, чынлап та, эш сәгате беткәннән соң туган көнен бәйрәм иткән булса, аны эштән куу законга каршы килә. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: бу хәлгә кадәр ирегезнең кисәтү алганы, эштә тәртип бозганы булмаганмы? Ул көнне ирегезнең исерек икәнлеген медицина комиссиясе тикшергәнме икәнен дә ачыклагыз. Хезмәткәр эш вакытында салмаганмы, шунысын дәлилләргә шаһитлар да кирәк булачак. Эш бирүче ирегездән аңлатма кәгазе дә яздырып алырга тиеш. Әгәр хаксызга эштән кудылар дисәгез, бер ай эчендә судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Табибны алыштырып булмасмы?
Участок терапевты миңа тиешенчә хезмәт күрсәтми дип уйлыйм. Ул барысын да тиз эшли. Игътибары да юк. Тиешле язуларны да бер ай буена сузып йөри. Көтә-көтә арып бетәм. Аптырагач, әллә башка табибка йөримме дип тә уйладым. Бу хакта хастаханәнең баш табибына да әйткән идем. Күрше участок табибы каршы килгән. Янәсе, үз пациентлары да җитәрлек. Кешеләрне кабул итеп өлгерми икән. Хәзер нишләргә соң миңа?
Кадрия М.
Әгәр Сезне дәвалый торган табиб ошамый икән, бу хакта баш табибка җиткерүегез дөрес булган. Аның Сезгә башка табиб билгеләргә хокукы бар. Әмма бу әле тегесе риза булачак дигән сүз түгел. Кирәкле табиб белән үзегезгә сөйләшеп карагыз. Бәлки, хәлегезгә керүчесе табылыр.
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев