Минтимернең яраткан хатын-кызлары
Тагын бер кат мәхәббәт турында.
8 март алдыннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Һәм без, әлбәттә инде, хатын-кызлар хакында сөйләштек – урамда яз бит!
Татарстанның беренче Президенты яраткан хатын-кызлар Шәймиев фамилиясен йөртә. Һәркайсы аның тормышында үзенчәлекле роль уйнаган, һәркайсы турында ул бик күп кызыклы вакыйга сөйли ала, һәркайсына карата бик күп җылы сүзләре бар. Әнисе, әбисе, апалары, сеңлесе, хатыны, киленнәре, оныклары, оныгының кызы – барысы да хөрмәткә лаек ир‑атның мактауга лаек сөеклеләре.
Шулай бервакыт Минтимер Шәриповичка «Казан» журналында басылган «Авылның беренче егете» дигән картина ошый. Аның авторы яшь рәссам Алексей Цыбисов булып чыга. Картина авторы, бу хакта ишеткәч, рәсемне Минтимер Шәриповичка бүләк итә. Шулай ук «беренче егет»нең тагын бер рәсемен ясый – Сәкинә тәрәзәсе каршында гармун тартып торган Минтимерне. Картинаның артына хезмәткәрләре мондый шигырь юллары да язып куя:
Көткән насыйбын гүзәл кыз.
Очрар да юлларымда,
Дияр: «Синеке йөрәгем –
Ал аны кулларыңа».
Хыял булып әверелер
Һәр сәгате, һәр көне,
Чын итә ала хыялларны
Без яшәгән Татарстанның
Иң кодрәтле егете!
ӘНКӘЙ ӘНКӘЙ ИНДЕ УЛ
– Минтимер Шәрипович, әниегез сезне нәрсәгә өйрәтте? Аның турындагы иң җылы хатирәләрегез нинди?
– Әнкәем Нәгыймә мине бу тормышта кирәкле бөтен нәрсәгә өйрәтте. Гомерем буе ул минем янәшәмдә бара: карашы да, мөнәсәбәте дә, җәзасы да, рәхмәте дә. Әни үрнәге – бала өчен иң шәп тәрбия ул. Чөнки баланы бары тик үз үрнәгеңдә генә тәрбияләп була. Гаилә нинди булса, бала да шундый.
…Әнкәй әнкәй инде ул. Мин Һади Такташның мәктәптә укыганда ук өйрәнгән атаклы шигыреннән өзекне һич онытмыйм:
Ана! Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Кыска да, аңлаешлы да, җыйнак та, һәм иң мөһим фикер әйтелгән. Бу юлларда – минем әнием дә, җәмәгатем дә. Сәкинә бәби табарга киткәч, мин, әлбәттә инде, төн буе йокламадым. Ниһаять шалтыраталар: «Хатыныгыз бәби тапты!» – диләр. Мин шунда ук Такташның әлеге сүзләрен исемә төшердем, аларны кәгазь битенә яздым да, Сәкинә янына киттем. Такташтан да яхшырак әйтә алмас идем бит барыбер. Шигырьне укыгач, ул елап җибәргән. Бу – яңа гына әни булган хатын-кызның сөенечле күз яшьләре. Әле хәзер искә алганда да, аның күзеннән яшь ага – шулкадәр күңеленә тигән булган әлеге шигъри юллар. Бу да, бүгенгедәй, нәкъ 7 март көнне булган иде. Беренче улыбыз Айрат нәкъ тугыз айдан туды безнең, 7 июньдә өйләнешкән идек.
Шунлыктан, әнкәем турында уйлаганда, аның безне кайгыртуын исемә төшерәм – безнең тамагыбызны туйдыру аның өчен бәхет булган икән бит. Ул заманда бу җиңел булмаган шул. Мин гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен, ә ул чакта ризык табу ай‑һай авыр булган бит. Әнкәем ниндидер үләннәрдән, кычытканнан, туңган бәрәңгедән дә телеңне йотарлык тәмле кабартмалар пешерә иде. Булдыра алганча тырышты. Безнең тамак туйганны күргәч, әнкәемнең күзләре нурлануын һаман да хәтерлим әле. Безне сау-сәламәт итеп күрүенә дә әнкәйнең күңеле булгандыр.
Әнкәй безгә гомер биргән өчен генә дә аны яратмый мөмкин түгел. Асылда, ул сиңа үзен бәяләү хокукын да биргән, ә ничек бәяләү – анысы инде үз эшең. Ул булмаса, синең сүзләрең дә булмас иде бит – яхшылары да, аның синнән һичкайчан ишетергә теләмәгәннәре дә… Әниле булу зур бәхет ул, һәм ана булу да Аллаһ биргән иң олы бәхет. Табигать нәселне дәвам итү сәләтен хатын-кызларга биргән. Без, ир-атлар, хатын-кызның эчке кичерешләрен, уйларын беркайчан да аңлый алмаячакбыз, ул үзенең яшерен уйларын әйтеп салырга бер дә ашыкмый. Аллаһы Тәгалә мине ишетсен һәм һәр хатын‑кызга ана булу бәхете тисен иде.
Безнең әниләребезнең хәзерге тормышны күрмәүләре аяныч. Ризык бихисап, балаларны нәрсә белән туендырыйм икән дип интегеп баш ватасы юк. Хатын‑кыз хезмәтен җиңеләйтү өчен никадәр җайланма уйлап табылган хәзер – кер юу, савыт‑саба юу машиналары, краннан кайнар су агып тора – көянтәләп ташыйсы да, учак ягып җылытасы да юк… Әнкәебез вакытында боларның берсе дә юк иде шул, ул шулкадәр арый иде – кайвакыт ашарга утыргач, кашыкны авызына да китереп җиткерә алмыйча, йокыга китә иде…
Минем өчен иң үкенечлесе һәм инде төзәтеп булмаслык югалту – әнкәем янына сирәк кайтуым. Һаман вакыт җитмәде миңа… Тик бу акланыр өчен сәбәп түгел! Әти‑әни исән чакта алар белән ешрак күрешергә вакыт табу зарур. Аларга шул гына кирәк тә бит. Без бит аларның балалары, очрашуларны ничек тә кичектермәскә иде. Соңга калырга да мөмкинбез. Гомер бик тиз ага. Мин әнкәем янына сирәк кайттым. Безгә килгән чакларында исә, хәтерлим әле, ул сөйли дә сөйли, миңа бөтен нәрсәне сөйләргә тырыша, сөйләшеп туя алмый… Мин бит аның өчен ничә яшьтә булсам да сабый. Мин исә, артык арыгангадыр инде, кайчак аның сүзен тыңлап та бетерә алмыйча йокыга китәм. Моның өчен мине Сәкинә дә гел ачулана иде. Менә шуңа үкенәм.
Кире кайтарып булмый шул ул вакытларны. Әнкәем бар иде, хәзер инде ул юк. Туйганчы сөйләшергә дә өлгермәдем дип үкенеп утырырга гына калды.
МИНЕМ АПАЛАРЫМ
– Сез бервакыт «мине апаларым укырга өйрәтте» дигән идегез…
– Инде бакыйлыкка күчкән апаларым Дөргалия һәм Мәрзияне бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алам. Без, сеңлем Мәдәния белән очрашканда, апаларыбыз һәм Хантимер абыебыз үрнәгендә үсүебезне еш искә төшерәбез. Авылда шулай кабул ителгән бит: әти‑әни эштә, өлкәнрәк балалар кечерәкләрен кайгырта – бөтен тәрбия менә шул инде. Мәрзия апам мине китап укуга һәвәсләндерде, Дөргалия апам исә, төннәрен йокламыйча, саклады – чираттагы китап белән мавыгып, керосин лампасын әйләндереп каплавымнан курыкты. Көндез укырга вакыт юк иде бит.
Без үсеп җиттек тә таралыштык, өлкән апабыз Дөргалия генә, кияүгә чыгып, авылда калды. Еллар үткән саен, ул һаман күбрәк әнкәйгә охшый барды. Без аның янына туган нигезгә кайткандай җыела идек һәм һәрвакыт аның аналарча кайгыртуын тоеп яшәдек.
Минем тормышымда зур роль уйнаган тагын бер хатын‑кызны – беренче укытучым Хәдичә апаны да әйтеп үтәсем килә. «Апа» сүзенең мәгънәләре күп төрле: ул синнән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызларга әйтелә. Укытучыбызга 18 яшь кенә булганга, без аны туган апабыздай якын күрә идек. Яшь булса да, ул бик акыллы һәм бөтен нәрсәне белә иде. Ул безне күп нәрсәгә – укырга, язарга, рәсем ясарга, биергә, Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәргә өйрәтте… Ә иң мөһиме – чын, лаеклы кеше булырга өйрәтүедер.
ЗАТЛЫ ӘБЕКӘЕБЕЗ
– Оныклар тәрбияләүдә әбиләрнең роле бик мөһим. Бер буын аша булган бәйләнеш – иң ныклысы. Әмма кайвакыт әбиләр оныкларын артык иркәли дә. Сезнең балачакның авыр елларга туры килүе аңлашыла, тик шулай да, әбиегез сезне иркәли идеме? Һәм сез хәзер үз оныкларыгызны иркәлисезме?
– Иркәли иде. Минем әбекәем Сәхипҗамал исемле, тик без аны Усы әбекәй дип йөртә идек – бездән сигез чакрым ераклыктагы Усы авылыннан ул җәяү килеп йөри иде. Легендар әбекәй ул. Бик пөхтә, һәрвакыт таяк тоткан, ал камзулдан, күчтәнәчкә пешкән йомырка яки татлы калач алып килә… Кайвакыт икешәр атна кунак була, безне чебешләрне, каз һәм үрдәк бәбкәләрен карчыгалардан сакларга өйрәтә иде. Шул вакытта төрле гыйбрәтле хикәятләр сөйли, яшәү серләренә төшендерә… Аның әкиятләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган сабакларын хәзергәчә хәтерлим әле Буранда калсаң нишләргә, кайсы үләннәр ашарга яраклы, кайсы җиләкләр агулы – боларның барысын да безгә әбекәй өйрәтте. Без аның бөтен нәсыйхәтләрен үти идек. Милләт рухы әбиләрдән оныкларга күчә. Менә мин дә хәзер, «Яңарыш» фонды эшләре белән шөгыльләнгәндә, әлеге кыйммәтләрне оныкларыма тапшырырга тырышам. Алар мине хуплый кебек тоела. Рухиятне торгызу зарур, бу өлкәдә эш күп әле. Әмма бит бу вакытта үзең дә уңай якка үзгәрәсең, күңел сөенгәнгә, канәгатьлек хисе туа. Әйтәләр бит, иртән хатының белән ачуланышмасаң – бу инде хәйриячелек, диләр. Чөнки, әгәр син эчтән тыныч булсаң, игелек эшләрлек теләк тә, куәт тә бар. Бу дөньяда бөтен нәрсә хатын-кыздан, яраткан хатын-кызлардан тора. Таш кыяларны буйсындырырлык куәтне безгә нәкъ менә алар бирә.
«ӨЙДӘГЕ ОППОЗИЦИЯ»
– Сезне таулар күчерергә рухландырган җәмәгатегезгә Президент хатыны исемен лаеклы рәвештә йөртү насыйп булды. Өйләнешкән чакта исә сез бу кадәр үк югары дәрәҗәләргә ирешәсегезне, гаиләгезнең хакимият белән сыналачагын белмәгәнсездер, мөгаен. Минтимер Шәймиев хатынының Президент Шәймиев җәмәгатенә «әверелүе» ничек булды?
– Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Чынлап торып. Әйе, шулай да була! Мин бишенче курста укыганда үземнең туган ягыма – Актаныш районына (ул чакта Калинин районы иде) диплом алды практикасына кайткач таныштык. Клубта. Ул миңа бик нык ошады, шунда ук биергә чакырдым үзен. Бер тапкыр биедек. Аннары дүрт тапкыр рәттән дус кызы белән биедем. Бер генә максат белән – аңардан Сәкинә турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга тырыштым. Аннары икесен дә өйләренә кадәр озаттым. Алар техникум тәмамлаганнан соң безнең район кулланучылар җәмгыятендә эшли иде, кечерәк кенә йорт биргәннәр үзләренә. Икесен дә җитәкләп барам: дусты Ританың кулыннан йомшаграк итеп, Сәкинәнекен кысып тоттым. Рита өйгә кереп качты, Сәкинә исә кулын тартып ала алмады. Ул башта миңа бераз үпкәләбрәк: «Йә, нәрсә инде син, Рита белән биисең, ә мине җибәрмисең?» – диде. Миңа ни өчен аның дус кызы белән биюемне аңлатырга туры килде.
Аннары мине Мөслим районына эшкә җибәрделәр. Мин Сәкинәне дә үзем белән китәргә үгетләдем, тик ул ризалашмый гына бит – янәсе, Казанда укып бетерергә кирәк бит әле. Мин сагынам, юксынам, янына барам – ә ара якын түгел… Көтмәгәндә миңа колхоз рәисе булып эшләүче әткәй ярдәм итте. Аңа да Сәкинә бик ошый икән. Ул безнең очрашуыбызны белмәгән, бер тапкыр күргәч, ошатып калган да, гел күз уңында тоткан. «Өйләнергә кирәк сиңа, әнә, кулланучылар җәмгыятендә бер яхшы кыз эшли», – ди беркөнне. Аның башта укуын тәмамларга, аннары гына кияүгә чыгарга җыенуын ишеткәч, вакыйгаларны тизләтергә булды һәм Казанга Сәкинәнең әнисе янына кыз ярәшергә китте. Аны да, абыйсын да күндерә алган бит. Сәкинәгә дә ризалашырга туры килде. Шулай итеп без өйләнештек, һәм мин Сәкинәмне Казаннан ак пароходта алып киттем… Бу – минем тормышымдагы иң бәхетле көнем!
Президент хатынына «әйләнүгә» килгәндә исә… дөресен әйтим, баштарак аның бер дә үзгәрәсе килмәде. Башта, Минзәләдә «Сельхозтехника» районара берләшмәсендә идарәче булып эшләгән җиремнән Казанга күчергәндә, ул катгый каршы иде. Чөнки безнең үз хуҗалыгыбыз, директор йорты бар иде. Аңа анда бик ошый, ул оҗмахтагы кебек яшим, дия иде, Казанга бер дә кайтасы килмәде. Ә инде мин президент булгач, президентлыкның кайчан тәмамланачагын көтеп яшәде. Гомумән алганда, «өйдәге оппозиция» булды, мин аны, шаяртып, шулай атыйм.
Гомумән, ул минем өйдә озаграк торуым турында хыялланды һәм мин республика президенты вазифасыннан киткәч, җиңел сулап куйды. Әмма иртәрәк тынычланды шул! Без Болгар белән Зөяне яңартырга тотындык, һәм мин тагын көне‑төне эштә югала башладым. Ул һаман хыялына ирешмәде кебек…
КИЛЕННӘРЕМ БЕЗГӘ ИСКИТКЕЧ ОНЫКЛАР БҮЛӘК ИТТЕ
– Сезнең ике улыгыз бар, алар армиядә дә хезмәт иткән, атаклы автоузышчылар да – мондый балалар – һәр әтинең горурлыгы. Шулай да һәр әти кыз бала турында да хыяллана. Киленнәрегез сезгә кызыгыз кебек якынмы? Улларыгыз сайлап алган кәләшләрдән канәгать калдыгызмы?
– Билгеле инде, без дә кыз бала турында хыялландык. Тик бит элегрәк менә ничек – хатын‑кызга декрет ялы нибары дүрт айга бирелә иде. Бәби тапканчы ике ай һәм тапканнан соң ике ай. Аннары исә эшкә чыгу – мәҗбүри. Сәкинәгә ике кечкенә бала белән бик кыенга туры килде, мин иртәнге дүрттә китеп, төнлә генә кайта идем. Безгә әбиләр дә, бала караучылар да ярдәм иткәләде… Тик тагын бәби алып кайтмавыбызның төп сәбәбе менә шунда гына. Ә алып кайтасы булган икән!
Киленнәремә мөнәсәбәтем яхшы, улларым үзләре сайлады, мин фикеремне такмадым – аларның үз гомере, үз язмышы. Казанга Сәкинәне ярәшергә барган әткәем кебек булмадым. Әйе, улларыбыз үзләре сайлады, безгә моның белән килешергә генә калды. Киленнәребез безгә искиткеч оныклар бүләк итте.
– Гади хатыннан Президент хатынына әверелүгә килсәк… дөресен генә әйткәндә, Сәкинә бу «әверелеш»кә әллә ни сөенгәндер, дип әйтә алмыйм. «Frau Сакина» дип язып куйган әлеге фотографиянең артына Минтимер Шәрипович.
МИНЕМ БЕЛӘН ОНЫКЛАР ИДАРӘ ИТӘ
– Камилә – беренче оныгыгыз. Сезнең аны ничек яратуыгыз һәркемгә мәгълүм. Ләйләне дә шулай ук яратуыгызны беләбез. Алар турында сөйләгез әле. Сез оныкларыгызны нәрсәгә өйрәтәсез һәм алар үзләренең бабаларын нәрсәгә өйрәтә?
– Оныклар һәр елны, каникулларын безнең белән Боровое Матюшинода уздыра иде. Камиләне шахмат уйнарга өйрәтүемне хәтерлим, аның үзенең өйрәнәсе килде. Аңа бөтен нәрсә кызык иде. Бик күп китап укыды, җиденче сыйныфта укыганда үз теләге белән Достоевскийның бөтен әсәрләрен укып чыкты. Укырга ярату аңа миннән күчкәндер. Мин китап һәм журналлар укырга бик яратам. Электрон формат түгел, кәгазь кирәк. «Казань» журналы үзгәрә башлагач, заманча, кызыклы, укылышлыга әйләнгәч, бик сөендем. Хәзер менә «Татарстан» өчен шатланам, чөнки журнал укучыга якынайды, кешелеклерәккә әйләнде. Икесен дә яздырып алабыз.
Институтта укыганда, беренче курстан соң, Камилә МГИМОга күчәргә теләвен әйтте. Күчте дә. Анда таләп ителгәнчә беренче курска түгел, бөтен кирәкле имтиханнарны бик яхшы биреп, икенче курска күчте. Ул безнең гел шундый эшлекле, тәвәккәл, үз дигәнендә нык торучан. Кияүгә чыккач, мондый командирларча холкы белән нишләр инде, дип уйлый идем. Әмма искиткеч назлы һәм игелекле әни булып чыкты – улы Робертны бик ярата, аның өчен җанын ярып бирергә дә әзер.
Ләйләне исә Айрат улым минем туган көнемә бүләк итте. Шалты рата: «Әти, бүләкне кабул ит!» – ди. Хәзер оныгым белән бер көнне туган көннәребезне бәйрәм итәбез.
Гомумән алганда, оныкларым да, оныгым Тимурның кызы Руслана да бар инде хәзер. Аңа бер яшь, рәхәтләнеп тәпи йөри. Оныкларыңның баласын күрү олы бәхет ул. Алар безнең нәселнең дәвамы, Сәкинә белән минем бу җирдә калдырган эзем бит.
ЯЗ БЕЛӘН СЕЗНЕ, КАДЕРЛЕЛӘРЕМ!
– Шәймиевләр гаиләсе хатын-кызлары нинди алар? Төрле буыннарда нәрсә дә булса кабатланамы? Алар Шәймиев булмаганнардан ни белән аерыла?
– Әлбәттә, минекеләр дә һәммәсе Шәймиев түгел инде хәзер… Камилә дә, кияүгә чыккач, фамилиясен алыштырды, тик бу мөһим түгел. Минем аларның барысын да яратуым мөһим. Тагын әле алар барысы да, Сәкинә кебек, кунакчыл, хуҗалыкны алып бара белә, бик оста пешерә. Дөрес, хәзер мине Сәкинә песиләрне ашатканнан соң гына ашата. Бу мәчеләр мәрәкәсе әллә ничә елдан бирле килә. Сәкинә Шакировна песиләрне бик ярата. Мин исә яратмыйм. Миндә алардан аллергия башлана. Шунлыктан безнең өйдә мәче юк. Әмма әйләнә-тирәдәге бөтен мырауҗаннар бездә көненә өч тапкыр ашый. Сәкинә алар өчен махсус ашарга пешерә һәм минем этемне алар янына җибәрми. Чөнки ул песиләрне өнәми… Шул рәвешле, безнең ишегалды ике өлешкә бүленгән кебек. Бер якта, вольерда, эт, икенче якта – мәчеләр гвардиясе. Симезләр, ялкаулар… Болай ашаткач, алар үзләренә ризык табуны кайгыртмый башлый бит, дип сукранып та йөрим кайчагында. Тычканнар һөҗүм итеп, үзләрен әсир итмәгәе… Әмма барыбер колак салучы юк. Мин ияләндем инде.
– Әгәр сез гаиләгездәге барлык хатын-кызларны – әбиегездән алып оныгыгызның кызына кадәр бер табын тирәли җыя алсагыз, аларга нинди теләк теләр идегез?
– Булганнары өчен рәхмәт әйтер идем! Миңа шундый җете, вакыйгаларга бай, кызыклы гомер биргәннәре өчен рәхмәт. Бу тормышта минем белән яшәүләре өчен рәхмәт. Шундый яхшы балалар, оныклар, аларның балаларын бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Миндәге бөтен нәрсә алардан – минем сөекле хатын-кызларым тырышлыгыннан бит! Яз белән сезне, кадерлеләрем!
Барлык хатын-кызларга иң изге теләкләр белән: Минтимер бабагыз.
Фотограф: Шәймиевләр гаиләсе архивыннан алынды, Ната Смирнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев