Мәктәптә телефон кирәкме?(сораштыру)
Франция мәктәпләрендә кесә телефонын тыйганнан соң, безнекеләрнең дә эченә “корт” керде. Дөрес, бу хакта сөйләшүләр күптән бара инде. Тик әлегә чикләү кертүче юк. Россия мәгариф министры Ольга Васильева, әти-әниләр белән элемтәгә керү өчен, аны кирәк дип саный. “Кайбер мәктәпләр болай да дәрес вакытында телефоннарны билгеле бер урынга җыя. Теләсә кайсы тыю кире нәтиҗә бирергә мөмкин”, – ди ул. Ә сез балаларның мәктәпкә телефон белән йөрүенә каршымы?
Тәнзилә Гомәрова, Казанда яшәүче ана:
– Балам сүземнән чыкмый. Дәрестә телефон белән уйнамаячагын беләм. Шуңа күрә бу яктан бернинди проблема юк. Әнә тәрбиясез балаларның әти-әниләре борчылсын. Алар аркасында дәресләр өзелә. Балаңны тыңлата алмыйсың икән, телефон белән җибәрмә. Бу очракта башкаларга тынычрак булачак.
Динә Латыйпова, җырчы:
– Бүген дөнья куркынычка әйләнде. Балалар югалу очраклары бар. Шуңа күрә кесәсендә телефон булганда, әти-әнигә тынычрак. Әмма аның белән генә саклап бетереп булмый. Телефон балаларның балачагын, яшьлеген урлый дип саныйм. Аларның укуда гаме калмый. Күзләре бетәчәк. Шул телефон эчендә яшиләр бит хәзер. Туйларда яшь парларга игътибар итә башладым әле. Аларга теләк телиләр, ә кияү белән кәләш телефонда утыра. Шуңа күрә күзәтчелек чараларын мәктәп белән әти-әниләргә бергәләп хәл итәргә кирәк. Мин мәктәпкә телефон белән йөрүгә каршы.
Роза Хәйдәрова, дәреслекләр авторы:
– Әти-әни телефонны сүндереп куярга өйрәтсә, бернинди проблема юк. Укытучы бит ул сыйныфтагы 25 баланың телефоны сүнгәнен-сүнмәгәнен тикшереп йөри алмый. Монда бөтен җаваплылык әти-әни өстендә дип саныйм. Баланың әдәбенә тулысынча ышанганнар телефонны бирсә дә ярый. Әгәр кыйммәтле телефон югала икән, кем җавап бирә? Укытучымы, әллә баламы? Дәрес аның кирәген күрмим. Барысын да укытучы аңлата, компьютерлар эшләп тора. Әти-әни баласын кечерәк чакта мәктәпкә илтергә, алып кайтырга тиеш. Элемтәгә керү өчен кирәк, әлбәттә. Шуңа күрә фикерем бер яклы гына түгел.
Алмаз Хисаметдинов, ТР Ветеринария идарәсе башлыгы:
– Катлаулы мәсьәлә. Бала үзен ничек тота бит. Әгәр дәрестә телефонда уйнап утыра икән, бирмәвең яхшырак. Бер караганда, гади “кнопка”лы телефон да җитә. Шул ук вакытта әти-әни өчен баланың кайда икәнен белеп тору да мөһим. Үзебезнең дә балалар телефонда уйнарга ярата. Андый проблема бар. Әмма укытучылардан кисәтү ишеткән юк.
Альбина Мөхәммәтова, Кукмара районының Манзарас мәктәбе директоры:
– Бездә телефон проблемасы юк. Балалар иртән сигез тулганда телефоннарын сүндереп куя. Аны дәрес беткәч кенә кабызырга ярый. Мәктәпнең уставында шулай дип язылган. Әти-әниләр дә каршы түгел. Әйтик, әгәр кем дә булса кабыза икән, укытучы кисәтү ясый. 31 майга кадәр сейфка тыгып куябыз, дигән килешү бар. Укучылар моны яхшы белә, шуңа күрә андый адымга бармыйлар. Әгәр телефонны чикләмәсәң, бала дәрес буе төрле уеннар уйнап утырачак, бу аның башын аңгырайтачак. Безне үзебездәге тәртип канәгатьләндерә.
Айдар Сафиуллин, ике бала атасы:
– Бүгенге заманда телефоннан башка беркая да китеп булмый. Балаларны да бөтенләй чикләп булмый. Әмма әти-әни баласын дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә тиеш. Кайда ярый, кайда ярамаганын белеп үсү кирәк. Безнекеләр кечкенә әле. Әмма кагыйдәләрне хәзердән үк аңлатабыз. Аңлыйлар кебек.
Фото: https://pixabay.com | White77
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев