Өй эшеннән баш тартыргамы?
Мәктәп укучыларына өйгә эш бирүдән туктарга вакыт. Аның кирәге юк. Күпчелек илләрдә шуңа баралар. Бу атнада Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, өй эшенә күмелгән укучыда дәрескә кызыксыну кими. Балалар урамда саф һавада күбрәк йөрсә, файдалырак булыр иде. Сез бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?
Рәфкать Шаһиев, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе:
– Безнең ике балабыз бар. Берсе – студент, икенчесе тугызынчыга күчте. Өй эше бирү-бирмәү хакында төрле фикер әйтәләр. Мин үзем бөтенләй үк бирмәү ягында түгел. Кайвакыт өй эше дәрестә үткәннән авыррак була. Ата-анасы да белмәгәч, туганнарга, күршеләргә, таныш-белешләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуңа күрә өй эше дәрестә үткәнне кабатлау, ныгыту гына булса иде. Мин үзем дә 1988–2002 елларда мәктәптә укыттым. Ул чакта өй эшен иҗади рәвештә бирергә тырыша идем. Бала күп язамы, азмы: анысы мөһим түгел. Иҗади якын килсен! Дөрес, хәзер мәктәптә вәзгыять шактый үзгәрде, БДИ бирүгә әзерләү укытуның максатына әйләнә башлады. БДИга әзерләүче репетиторлар катлавы барлыкка килде.
Дания Ваһапова, фельдшер (Буа районы):
– Безнең балалар мәктәптә укыганда, озынайтылган көн төркеме бар иде. Бөтен дәресләрне шунда укытучы белән бергә әзерләп кайттылар. Бик уңайлы иде. Балалар дәрес әзерләп бетергәч, урамда бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Күзәтү астында булгач, ата-ана өчен дә тыныч, өйгә эш тә кайтмый. Хәзер бетерделәр шул төркемнәрне. Яңадан булдырсыннар иде. Ә өлкәнрәк сыйныф укучыларын өйгә эшсез калдыруны хупламыйм. Өй эше җаваплылыкка өйрәтә. Биремнәрне чишмичә, тыныч күңел белән урамга чыгып китә алмыйсың. Өйгә эш булмагач, алар урамнан кайтып та кермәс. Шигырь ятлау хәтерне яхшырта икәнен беләбез, аны гомергә өйдә ятладык бит. Шуның өчен төн уртасында да торып утыра идек. Имтиханнарга да өйдә әзерләнәсең. Шуларны уйлагач, депутатның тәкъдиме тормышка ашмастай бер нәрсә кебек тоела.
Люция Закирҗанова, Казандагы 90 нчы гимназия укытучысы:
– Укучыларга өй эше бирергә кирәк. Өйрәнгәнне тагын бер кат кабатлауның зыяны юк. Өй эшләре – дәрес вакытында өйрәнгәнне яңадан искә төшерү дигән сүз ул. Бөтен балалар да өйгә бирелгәнне җиренә җиткереп эшләп тә бетерми. Мөстәкыйль рәвештә әзерләнү балаларда үзенә кирәкле мәгълүматны тиз арада табу, дөрес итеп куллану сәләтен камилләштерә. Өй эшләрен бирүне гадиләштерик дисәк, бөтен укыту системасын яңадан карарга кирәк булыр иде.
Рәфилә Шәмсетдинова, ике бала анасы, аш-су остасы, “Теләче газетасы” баш мөхәррир урынбасары:
– Үземнең балаларым әле мәктәп яшенә җитмәгән, шулай да мәктәпләрдә өй эшләрен бетерүне дөрес дип санамыйм. Үзебез дә мәктәптән кайтуга өй эшләрен әзерләүгә күнеккән, шуңа гадәтләнгән һәм өйдә дәрес карамау сәер шикелле тоела. Мәктәптә өйрәнгәнне беркетеп куярга кирәк. Дәрес хәзерләү булмаса, бала үзлектән фикер йөртә алмый башларга мөмкин, чөнки дәрес әзерләгән вакытта ул үзенә генә таяна ала, беркемгә дә өмет итми. Янында әти-әнисе, укытучысы булмаса, билгеле. Өйдә дәрес әзерләмәсә, бала шул ук БДИга да әзерләнмәячәк. Әмма һәрнәрсәнең чамасы була. Җәйге каникул вакытында булса да, балаларны өстәмә эшләр белән ялыктырмаска иде. Минем бертуганымның улы мисалында әйтәм. Ул авылга кайта, әмма ял итә алмый, чөнки җәйгә бирелгән өй эше күп. Әнисе дә һәрдаим шалтыратып, сорашып кына тора. Каникул балаларны ял иттерү өчен бирелә югыйсә. Берничә атнада гына бөтен өйрәнгәне башыннан чыгып китми инде.
Фото: https://pixabay.com | mozlase__
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев