Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
– Римма Никитина, сөяркәң бармы?
– Юк.
– Дөресен әйт инде?
– Дөресен әйтәм.
– Ышанмыйм!
– Юк шул.
– Тәкъдим ясаганнары бармы?
– Банкет саен киләләр.
– Шулаймыни?!
– Әлбәттә! Банкетта, туйлар-юбилейларда бик күп эшлим бит.
– Андый очракта ни дисең?
– Акчагыз җитми, дим.
– Шәп җавап бу!
– Шулай дим.
– Ничә сум тәкъдим итәләр?
– Төрлечә. Миллион да тәкъдим иткәннәре булды.
– Миллион?!
– Әйе. Түбән Новгородта Сергач ягында бер туйда көнчыгыш биюен биегәндә бер абзый килеп прәме: “Күпме кирәк акча бирәм!” – диде. “Абый, акчаң җитми”, – дидем “Әйдә, мин сине Дубайга алып барам”, – ди “Мин Дубайга үзем дә барам. Барып кайттым гына әле”, – дидем.
– Ай-яй, бай абзыйларның сорауларына җавап бирә беләсең икән син.
– Шундый бит инде мин акыллы.
– Шундый акыллы кызга интернет аша начар сүзләр язалармы?
– Гел язалар.
– Ни диләр?
– Гел сүгәләр: җырлый, киенә, бии белми диләр. Начар сүзләрне эшләре булмаган кешеләр яза. Мин шундый начар булгач нигә инстаграмда миңа язылып үзләрен көчләп мине карап утыралар. Моны мин мазохизм дип аңлыйм.
– Мазохизм нәрсә әле ул, онытып җибәрдем?
– Үзеңне көчләп кешене карап утыру. Үзеңне җәберләү бит ул. Ошамаган кешегә мин язылмыйм да, чөнки миңа ул кызык түгел. Вакытым җәл.
– Андый сүзләрне укыганнан соң кәефең төшәме?
– Юк. Эт өрә, караван бара тора, дим. Ул миңа көч бирә.
– Мондый язмаларны укыганнан соң авылыңа кайтып сыер савасың килмиме?
– Авылда үссәм дә сыер сауганым юк. Әни мине сыер саварга өйрәтәм, дигәч, өйрәнмим, мин барыбер шәһәргә китәм, дигәнмен.
– “Мәхәббәтем минем” дигән җырыңны кайчан яздың син?
– 17 яшьтә. Гашыйк булгач яздым. Казан егете иде. Крутой егет. Ул нигәдер минем белән йөрмәде.
– Ничек шундый матур кыз белән йөрмәскә була инде?
– Мине яратмады ул.
– Ник машинаң юк, кирәкмиме?
– Кирәк. Нигә кирәк булмасын. Бөтен акчамны иҗатка тыгам. Эчмим, тартмыйм, картингка барам. Бик кызу йөрим.
– Метрода йөрисеңме?
– Әйе.
– Таныйлармы?
– Әйе.
– Таныгач, син һәрвакыт матур итеп елмаерга тиешме?
– Әйе. Ул бит синең эшең. Бервакыт бик каты ашыга идем метрода бер кыз танып алды да: “Римма апа, сезнең белән фотога төшәргә ярыймы?” – ди. “Ярый!” – дидем. Алар 20 кеше булып чыкты, мәктәптән кайтып баручы укучылар. Барысы белән дә төштем. Барасы җиремә ярты сәгатькә соңга калдым. Берсенә генә дә: “Юк, мин синең белән төшмим!” – дисәм, интернетта эт итеп сүгеп язып куя: “Римма “йолдыз авыруы” белән чирли башлаган, хәтта фотога да төшмәде”, – дип. Бер кызны концерттан соң биш минут көтеп тордым, ул бит минем белән фотога төшәр өчен ерактан килгән иде. Күп рәхмәтләр язалар бу очракта.
– Нинди очракта да сәхнәгә елмаеп чыгасыңмы?
– Елмаеп чыгарга тиешсең. Әбине җирләгәч Илсөя Бәдретдинова концертында чыгыш ясадым. Ничек елмаеп җырлаганымны үзем генә беләм.
– Андый вакытта бармыйча калып булмыймы?
– Ул концерттан калып булмады.
http://matbugat.ru
Нет комментариев