Себергә китәр идегезме?(сораштыру)
Россия оборона министры Сергей Шойгу Себердә икенче “башкала” төзергә тәкъдим иткән. Уралның аръягында эре финанс-сәнәгать үзәге булдырырга кирәк дигән. Аның фикеренчә, мондый үзәк халыкның Себергә күченеп китүенә этәргеч бирәчәк икән. Министр сүзләренә караганда, биредә халык санын арттыру мәсьәләсен патша заманында да, совет чорында да төрлечә хәл итәргә тырышканнар. Ә сез, шартлар булса, Себергә күченеп китәргә ризамы?
Зөһрә Гарифуллина, Биектау районының Алан Бәксәр авылы җирлеге башлыгы:
– Беркая да китмәс идем. Үземнең туган ягымны бик яратам. Кайда тудым, шунда яшим. Туган якның һавасы да җанга шифа бит аның. Республикабызда да эшләгән кешегә эше дә бар, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Биш бертуганым белән бергә аралашып яшим. Анда китсәң, кайтып та булмас. Якыннарым янәшәсендә генә үземне бәхетле тоям.
Альберт Борһанов, Татарстан төбәкчеләре җәмгыяте рәисе:
– Себердә җиңел түгел. Әле андагы тугыз районны урап кайттым. Андагы татар авыллары турында мәгълүмат җыям. Кызганыч, халык урыслаша бара. Мәктәпләрдә татар теле укытмыйлар, директорлар үзләре дә урыс телендә сөйләшә. Мәчетләрдә туган телне саклыйлар әле. Милли ризыклар җитештерүчеләр дә бар. Авылларның хәле бик әйбәт димәс идем. Анда газ юк, халык утынны үзе әзерли. Яшьләрнең күбесе авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Хөкүмәтнең ярдәме сизелми. Ә безнең халык рәхәттә яшәргә өйрәнгән бит. Анда китәргә атлыгып тормаслар дип уйлыйм. Табигате дә салкын. Мин үзем тарихны өйрәнергә, кунакка, таныш-дусларның каберләрен зиярәт кылырга баргалыйм. Миңа шул да җитә. 40 миллион түләсәләр, әлбәттә, барыр идем.
Гөлшат Гәрәева, клуб мөдире (Минзәлә районы):
– Бездә болай да авылдагы ике ир-атның берсе Себердә эшли. Рәхәттән китмиләр, гаиләне туендырырга кирәк. Яшәү шартлары яхшы булса, ике дә уйламыйча, китәргә риза мин. Мәсәлән, торак бушлай бирелсә, хезмәт хакы югары, пенсиягә чыгу яше кимрәк булса. Эш өйгә ияреп кайтмый торган берәр заводта эшләп карар идем. Ә авыл клубы мөдиренең эше авыр димәс идем. Кыш көне генә бераз кыенлыклар бар. Авыл халкы кичке сәгать 8дә инде йокларга ята. Ә без клубны 7дә ачабыз гына әле. Халык, бигрәк тә яшьләр белән эшли белергә кирәк.
Җәсүр Каюмов, төрле эштә эшләүче (Питрәч районы):
– Мин – 2015 елны Омскидан Татарстанга күчеп кайткан кеше. Башта Кукмара районында яшәдек. Инде менә Тауиле авылында төпләндек. Омск өлкәсендәге авылларда эш юк. Фермада эшләсәң, биш мең сум түлиләр, анысын да вакытында бирмиләр. Ир-атлар Томск, Төмән якларына вахта ысулы белән йөреп эшли. Бер ай – өйдә, бер ай – эштә. 30 мең сум түлиләр. Омск өлкәсендә ике өебез калды (хатынымның да үз авылында йорты бар). Әмма эш булмагач, халык китү ягын карый. Омскиның үзендә дә эш юк диярлек. Алдап эшләтәләр дә еш кына түләмиләр. Миңа калса, Татарстаннан да яхшырак җир юк.
Ирек хәзрәт Җиһаншин:
– Мин Татарстаннан, Казаннан беркая да китмәс идем. Бу сүзләрне уйлап әйтәм. Яшь чагымда китеп карадым: Төркиядә берничә ел белем алырга туры килде. Шундагы сагынуларымны белсәгез... Җирсү хисе бик көчле шул бездә. Хәзер искә төшерсәм дә, авыр була. Ярый ул көннәр еракта калды. Туган як, туган җирдән яхшырак урынны каян таба аласың? Себергә аеруча китмәс идем. Дөресен генә әйткәндә, нәрсә бар соң анда? Яшәү өчен уңайлы бернинди шартлар юк, ирекле көннән, башына хәсрәт төшмәсә, кем чыгып китсен?! Кешене, барырга кирәк, дип кенә җәлеп итеп булмый.
Ләйсән Садыйкова, Казанның 213 нче балалар бакчасында тәрбияче:
– Мин – Нурлат районы кызы. Кечкенәдән эштән курыкмадым. Ни кушсалар, шуны башкара беләм. Әмма Себергә генә җибәрмәсеннәр иде. Казанга килгәч тә, авылымны сагындым. Күңелемне басар өчен бистәдә яшибез. Зур йорт төзеп чыктык. Ирем белән өч ул үстерәбез. Каенанам янәшәмдә ярдәм итеп тора. Тормышыма сөенеп туймаслык. Шуларны ташлап, читкә китимме? Юк. Булмас. Ходай үз йортымнан аермасын. Ә анда миннән башка да баручы булыр дип уйлым мин. Болай да Себергә китеп эшләүчеләр бар бит. Мөмкинлекләр яхшы булса, алар шунда гына яшәп калыр иде. Кайталар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев