Сәхнәгә дога укып чыгам
Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.
– Бүген сәхнәдә нәфис сүз сәнгате бармы әле?
– Классик концертлар юнәлешен генә алсак та, әлеге жанр осталары бик аз. Дөрес, алып баручылар шактый, ә менә нәфис сүз остасы дигәннәре бармак белән генә санарлык. Мин – музыка белгече, лектор. Хәзер бу белгечлекне әзерләүче мәктәп юк дисәң дә, ялгыш булмас. Казан консерваториясендә лектор эшчәнлеге буенча лекцияләр курсы бар барын. Ә концертны алып баручы һөнәрен үзең үзләштерергә туры килә. Шәхсән үзем шулай эшләдем дә. Миңа Россиянең атказанган артисты Светлана Захарова, Казан консерваториясе профессоры Георгий Кантор үрнәк булды. Алар симфоник оркестр концертларын алып баралар иде. Ул вакытта оркестрны Фуат Мансуров җитәкләде. Мин аларның бер генә концертын да калдырмадым. Дөрес, сәхнәгә икенче Кантор, йә булмаса Захарова кирәк түгеллеген дә аңлыйм. Акрынлап үз образым, стилем, үземнең тамашачы белән аралашу алымы барлыкка килде.
– Нәфис сүз сәнгате остасын әзерләү мәктәбе бетте, дидегез. Бу татар сәнгатенә генә кагыламы?
– Мисалга Мәскәү концертларын да алырга була. Бик яхшы алып баручылар бар. Ләкин күбесе – актерлар. Алар әзер сценарий буенча эшли. Ә нәфис сүз остасы, гадәттә, ул – музыка белгече, үз чыгышы өчен үзе җаваплы. Димәк, без – сценарий язучы да, үз-үзебезгә режиссер да, артист та.
– Классик концертларга тамашачыны җәлеп итү авыр түгелме?
– Мин хезмәт итә торган Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры тамашачыга беркайчан да кытлык кичермәде. Соңгы вакытта оркестрга карата кызыксыну тагын да артты, дияр идем мин. Мөгаен, тормышлар авырлашкан саен кешенең җан җылысына, рухи азыкка талымлылыгы арта торгандыр.
– Нәфис сүз осталарына кытлык булса да, алып баручыларга кытлык юк бездә. Җырчылар үз концертларын үзләре алып барырга күнегеп китте. Андый алып баручыларда Сез нинди җитешсезлекләр күрәсез?
– Миңа калса, Казанда нечкә юморга ия булган алып баручылар юк. Юмор бит ул – кеше көлдерү генә түгел, уйланырга мәҗбүр итү дә. Ә бездә көлдерү һәм шуның өчен затсызлыкка, мәгънәсез сүзләргә кереп бату күренеше күбәйде. Шәхсән үзем моны кабул итә алмыйм. Татар филармониясендә Иосиф Кобзонның концертлары булган иде. Аның концерт программасын мин алып бардым, ә менә җырлар арасында ул үзе дә конферансье ролен үтәп алды. Мин аның шулкадәр нечкә юморга ия булуына шаккаттым. Баксаң, халыкны көлдерәм дип шамакайланырга, тозсызланырга да кирәкми икән. Берара зал һәрбер сүзеннән яшь аралаш көлә башлады. Тамашачы чын мәгънәсендә ял итте ул кичтә.
– Бу һөнәр үзегезне кай ягы белән җәлеп итте?
– Кечкенәдән сүзнең тәэсирен аңлап үскәнгә, әлеге юлга кереп киткәнмендер. Әнием Сәйдә абыстай Аппакова – менә дигән оратор, халыкны үзе артыннан ияртә торган кеше. Аның күп сыйфатлары, бәлкем, кайбер кешеләргә ят кебек тә тоеладыр. Әмма әнием – эшләгән һәрбер эшен Аллаһ ризалыгы өчен дип башкара торган кече күңелле, кешелекле кеше. Хәтта кайбер гамәлләрен үзем дә кабул итә алмыйм. Әйтик, подъездыбыз, баскычлар пычранып китә икән, чүпрәк, чиләк күтәреп чыгып, ялт итеп юып куя. Бу эшеннән кимсенми дә, әҗерен дә көтми. Мин исә дәрәҗәңне төшерәсең, дип әйткәлим. Әлбәттә, әни миңа үтемле итеп җавап кайтара. Аннан диварларның купшакланып, буяулары кубып беткәнлегенә пошына башлый һәм көннәрдән беркөнне берничә банка буяу алып кайтып, матур итеп буяп куя. Без яшибез ич монда, ди сораулы карашка каршы. Шушындый мохиттә үсеп, сәнгать юлын сайламасам, гайре табигый булыр иде, мөгаен. Укытучым Зөлфирә Салиховага рәхмәтем зур. Ул мине әле укыган чагымда ук, җитәкләп диярлек, филармониягә алып килде. Шулай итеп, 1996 елдан бирле филармониядә эшлим. Иң әүвәл концерт бригадасы белән мәктәптән-мәктәпкә йөреп, нәзберек тамашачы – бала игътибарын җәлеп итәргә өйрәндем. Аларга җитди темаларны да гади итеп аңлатырга өйрәнгәч, зур залларны тотуның авырлыгы сизелми дә.
– Сәйдә апа Сез катнашкан концертларны карыймы? Эшегезгә нинди бәя бирә?
– Әни күбрәк татар концертларына, Рөстәм Яхин исемендәге фестивальгә йөри. Ә мин оркестрда эшләгәч, рус чараларын да алып барам. Шуңа әни бөтен концертларны да карый дип әйтә алмыйм. Тәнкыйтьләгәне юк. Ул минем һәр чыгышка җентекләп әзерләнгәнемне белә инде. Хәер, әни өйдә бик сирәк тора. Ул минем белән беррәттән диярлек үз юнәлешендә гастрольләргә йөри.
– Бүген татар телен саклау – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Бу җәһәттән филармония нинди өлеш кертә ала?
– Әйтеп киткәнемчә, Шутиков оркестрында эшлим. Бу оркестр нигездә русча концертлар бирә. Элек татар классик музыкасы концертларын да әзерли идек. Әйтик, Тукай туган көненә гала-концерт була иде. Оркестр бит үзенә тамашачы әзерләде, аның концертлары беркайчан да буш залларда үтми. Татарча программа белән дә үзенә даими тамашачы әзерли алачагына иманым камил. Музыка исә – телне өйрәнүдә дә, белемеңне ныгытуда да иң үтемле чара. Шул ук мәктәпләр белән милли музыка юнәлешендә эшне башлап җибәрергә була. Миңа калса, кемнеңдер безнең өчен нидер эшләп биргәнен көтәргә кирәкми, барысы да үзебездән тора. 2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән иде. Менә шул елны, әлеге оркестрга кушылып, төрки дөньяның әйдәп баручы солистлары чыгыш ясады. Ә бит безнең барыбызны да бүген бер үк мәсьәләләр борчый. Гадәттә аларны бергә-бергә хәл итү җиңелрәк. Димәк, мәдәни яктан да уртак проектларның булуы, берләшүебез кирәк.
– Сәхнәгә чыкканда, аерым бер ышану-ырымнарыгыз бармы?
– Аяк киеменә тәңкә салу кебек йолалар минеке түгел. Иртәм намаз белән башлана, сәхнәгә дога укып чыгам – шул җитә. Тамашачыга аңа синең ихласлыгың, хисләрең кирәк. Аннан бер адым алда бару мәҗбүри. Син халыкка тәмле әйбер татыткандай, артист, йә булмаса оркестр турында ул белмәгән мәгълүматларны җиткерә аласың икән, димәк бу кичтә син – ияртүче, тамашачы иярүче була. Моның өчен исә җитди әзерлек сорала. Сәхнәгә беркайчан да әзерләнмичә чыкканым юк.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев