"Театр елыннан берни өмет итмим"
“Таганка” актерлар бердәмлеге” театрында бердәнбер татар актеры эшли. Әлеге театрның сайтында аның фамилиясе татарчалап, Шарафетдин дип язылган. Кызыксынып китеп, аның белән элемтәгә чыктык. Айдар Шәрәфетдиннең Казанда чагы туры килде һәм редакциягә алып баручы, пантомима остасы, биюче Виктор Шәрәфетдиновның яшь чагы – Айдар Шәрәфетдин килеп керде.
– Айдар, гадәттә, иҗади гаиләләрдә балаларын сәхнәдән читләштерергә теләүчеләр дә булгалый. Ни дисәң дә, авыр һәм бик үк бәяләнми торган һөнәр...
– Безнең гаиләдә, киресенчә, иҗаттан читләшү гайре табигый тоелыр иде. Әтием Виктор, әнием Эльба – биючеләр. Әтине тәрбияләп үстергән, аңа атасы урынына калган Равил Шәрәфи – Камал театры артисты. Беренче тапкыр зур сәхнәгә исә 6 яшемдә әти-әни белән чыктым. Без Куба биюен биедек. Әлеге тамаша “Йолдызлар һәм йолдызчыклар” дип атала иде. Бармакка шар бәйләп чыкканымны, курыкканымны хәтерлим. Музыка мәктәбендә, ике ел хореография училищесында укыдым. Аннан училищедан китеп, игътибарны башка юнәлешләргә бирергә булдым. Чөнки мәктәп елларында ук спорт белән шөгыльләнә идем. Ә югары сыйныфларда укыганда “Дорога из города” ансамблендә биедем. Әти бию карьерасына нокта куеп, күбрәк алып баручы булып эшли башлагач, мин концертларда аның дәвамчысы, ягъни биюче булып катнаша башладым. Үземчә кызык образ да уйлап таптым: Джастин Тимберлейкның игезәге булып чыгыш ясадым. Биюдә бөтен юнәлешләрне дә үзләштерергә тырыштым. Ахыр чиктә Мәскәүнең Щепкин исемендәге югары театр училищесында Юрий Соломин курсына укырга кердем. Дөресен әйтим, укырга җиңел булмады. Алар ул елны тәҗрибә үткәрделәр һәм бюджет курсын да, коммерциялесен дә бер үк сәнгать җитәкчесенә тапшырырга булдылар. Без бик күбәү укыдык, еш кына лекцияләрдә бер бүлмәгә сыймаган вакытлар да булды. Башта кырыктан артык шәкерт булсак, соңгы курска шуның 35е килеп җитте. Беренче семестрдан соң ук төшеп калучылар да, үз теләге белән китүчеләр дә булды. Мин бюджетка эләктем. Әзерләнгәндә әти нык ярдәм итте.
– Театрда бердәнбер татар егете икәнсең.
– Театрга очраклы рәвештә килеп эләктем. Өченче курста укыганда сәхнә фехтованиесе дигән дәрес укытыла башлый. Ул миңа бик җиңел бирелде. Безнең педагогыбыз 2006 елда сәхнә фехтованиесе буенча башта Россия, аннан Европа һәм дөнья чемпионы исемен яулаган командада чыгыш ясый иде. Ул минем сәләтне күрде һәм дәресләр башланып, әллә күпме вакыт үтмәде, шушы командага чакырды. Шул ук елны без Кореядә узган сәнгать фестивалендә чыгыш ясадык. Бу юнәлеш күңелемә якын булганга, училищены тәмамлагач, ике елга магистратурада калдым һәм фехтование дәресләрен укыта башладым. Ләкин... бөтен җылы урыннарның ияләре булганга, театрда эшләп карарга дигән фикергә килдем. Дөресен әйткәндә, укытучымның хезмәт хакын бүлешеп утырасым килмәде. Шулай итеп, очраклы рәвештә театрга килеп эләктем.
Хикмәт шунда, дүртенче курсны тәмамлагач, студентлар төрле театрларда спектакльләрдән өзекләр күрсәтә. Яшьләр ике-өч кешелек төркемнәргә бүленеп эшли. Мин ул чакта магистратураны тәмамлый идем инде. Ә дүртенче курслар пластик спектакль әзерләгәннәр. Бу өзек сәнгать җитәкчесе Николай Губенкога шулкадәр ошаган ки, ул тулы спектакль әзерләргә булган. 13 актер җәлеп ителгән әлеге спектакль кече сәхнә өчен тәгаенләнгән иде. Яңа театраль сезон башланыр алдыннан миңа әлеге спектакльдә катнашкан бер егетнең башка театрга киткәнен әйтеп шалтыраттылар. Вакытың булса, аның роленә алынмассыңмы, диделәр. Теләп риза булдым. Спектакль матур гына узды. Ә тамашадан соң балалар өчен ике спектакль әзерләнгәнен һәм аларда кечерәк рольләргә актерлар кирәклеген әйттеләр. Вакытым күп, эшем булмаганга, бу рольгә дә теләп алындым. Шулай итеп әлеге театрда калдым. Менә инде бишенче сезон эшлим.
– Мәскәүдә татар егетенә профессиональ юл табу җиңелләрдән түгел икән.
– Бәлкем... Минем бит әле Мәскәү өчен исемем дә сәеррәк: Айдар Шәрәфетдин. Кайбер җирләрдә моның кайсы исем, кайсы фамилия дип сораганнары да бар. Моннан ике ел элек кенә үземне әтинең малае икәнемне документаль рәвештә расларга туры килде. Чөнки әти – Шәрәфетдинов фамилияле, мин – Шәрәфетдин. Әти үзе шулай, чын татарча итеп яздырырга теләгән. Иҗат кешесе өчен бер дигән фамилия килеп чыккан. Театрда эшләсәм дә, башка тармаклар белән дә кызыксынам. Модель бизнесына да чакыргалыйлар, кинога да. Төрле кызык хәлләр була, билгеле. Әмма татар дип кимсеткәннәре, өстән караганнары юк. Мөмкинлекләремне беләләр, хөрмәт итәләр. Юлым гел уңа минем, шөкер. Ләкин бер нәрсә бар: кайчак кыюрак, хәтта бик кыюрак булырга кирәк. Бездә андый үҗәтлек юк инде. Әти дә үзен күрсәтеп йөри белмәде. Ә бар булганына үз көчем белән ирештем. Артымнан этүче дә, юл күрсәтүче дә булмады.
– Рабит Батулла улы Байбулат турында, Мәскәүдә исеме яңгырагач кына Казанга кайтачак, дигән иде. Ә синең планнарың нинди?
– Бу гаиләгә хөрмәтем чиксез зур. Шунысы да кызык әле аның: Нурбәк белән хореография училищесында бергә укыдык. Ярты ел элек исә интернет аша актив аралаша башладык. Мин аның эшләрен кызыксынып күзәтеп барам. Мине дә бит пластик спектакльләр куярга чакыралар. Үз театрымда ике спектакльнең хореограф-постановщигы булдым. Пластикага корылган театр миңа бик кызыклы. Идеалым – Чарли Чаплин оныгы Джеймс Тьерре. Ул эстрада, цирк, театраль тамашалар әзерли һәм дөнья буйлап йөри. Аның хәрәкәтләре, юморы шаккаткыч. Бер кул хәрәкәте белән ул бөтен залны көлдерә ала. Минем әлегә шушы юнәлештә өйрәнәсем килә. Шуңа күрә төрле антрепризаларда бик теләп катнашам. Антреприза, гадәттә, бер театрга да беркетелмәгән, аны теләге булган бер төркем актер әзерли. Яңа антрепризабыз “Контора” дип атала. Без монда, бер сүз дә әйтмичә, офис кешеләренең тормышын чагылдырабыз. Түрә һәм хезмәткәрнең мөнәсәбәтләре дә бик көлке килеп чыкты. Һәм болар барысы да хәрәкәт белән күрсәтелә. Сүз уңаеннан, “Таганка” актерлар бердәмлеге” театрында проектлар эшчәнлеге актив алып барыла. Бердән, мондый спектакльләрне төрле җирләргә йөртү җиңел. Икенчедән, аңа кызыксыну да артканнан-арта бара.
– Татарстанда әле театр биналарда гына яши. Проектлар хәрәкәте шытып кына килә. Бу юнәлештә Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, калебчеләр эшли...
– Миңа калса, бәйсез спектакльләр барыбер киләчәктә күпчелек булачак. Театрларның аерым бер юнәлеше, сәясәте бар. Баш режиссер бөтен теманы күреп тә бетермәскә мөмкин. Менә шул чакта проект спектакльләре театрга яңа сулыш кертә дә инде. Яшьләрнең энергиясе күп, аларның эшлисе, тәҗрибәләр ясап карыйсы килә. Аларның тормышка, сәяси хәлләргә дә мөнәсәбәте үзгә.
– Үзеңә нинди жанр якын?
– Нәрсә белән булса да чикләнүне яратмыйм. Шуңа төрле җирдә, төрле жанрларда эшлим. Миндә дә, Равил абый, әтидәге кебек, үк юмор хисе көчле. Ул җитди спектакльдә дә урынлы гына кереп китә. Алай гына да түгел, юморга кагылышлы кызыклы алымнарны күрәм икән, аларны теркәп барам. Миңа тамашачыны җанландырып җибәрү ошый. Әнә Равил абыйның сәхнәгә чыгып басуы гына була, зал җанлана.
– Быел Россиядә Театр елы игълан ителде. Яшь актерлар әлеге елдан нәрсә өмет итә?
– Нәрсәдер өмет итү үзе үк сәер тоела. Бәлки дәүләт бәйгеләрендә катнашып карарга кирәктер, белмим... Миңа калса, елны ниндидер темага багышлау гына нәрсәнедер үзгәртми. Театр елында да ничек булган, шулай калачак. Үзеңә таянырга, тырышырга, эшләргә һәм эшләргә кирәк.
– Үзеңнән канәгатьме?
– Үземнән түгел, алган юнәлешемнән канәгать. Шушы елларда һөнәри яктан гына түгел, рухи яктан да үстем. Аралашу даирәсе әйбәт. Алар эзләнүгә, төрле өлкәләр белән кызыксынуга, күп кенә китаплар укуга этәрә. Мин әдәби китаплар да, дини китаплар да укыйм. Тормышның асылы эзләнүдәдер, минемчә. Туктап каласың икән, яшәү дә туктала.
– Соңгы спектакльләр?
– Губенко куйган “Нечистая сила” (Пикуль) спектаклендә Феликс Юсуповны уйнадым. Бу – җитди әсәр, әмма монда да нечкә юмор керде. Аннан Артем Тенкасовның “Миллионерша”сы ошый. Балалар өчен “Царевна-лягушка” спектаклендә төп рольне – Иванны башкарам. Ә иң ошаганы, әйткәнемчә, бәйсез проектлар. Сольный проект әзерләрлек җим җыелды.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев