Телгә театрда өйрәтеп булмый
Безгә бик күп бурыч йөклиләр. Хәтта тел өйрәтүне дә. Ләкин бит телне гаиләдә, мәктәптә сеңдерәләр, аны театрга килеп кенә өйрәнеп булмый. Ә инде өстән куелган планны урысча спектакльләр куймыйча гына үти торган түгел. Нугай драма театры сәнгать җитәкчесе Байсолтан Джумакаев белән әңгәмә үзеннән-үзе уртак һәм авырткан мәсьәләгә килеп төртелде.
– Байсолтан әфәнде, Сезнең театр Дагыстанда иң яше. Үз юлыгызны таптыгызмы? Нинди яшьтәге тамашачыга эшлисез һәм нинди проблемалар күтәрәсез?
– Нугай драма театры әле 2001 елда гына ачылды. Ул үсмер яшендә. Шуңа күрә без бер юнәлештә генә эшләмибез. Төрле проектлар уйлап табабыз, дөнья буйлап сәяхәт итәбез, төрки халыклар яшәгән җирләрдә гастрольләрдә йөрибез. Тәгәрмәч өстендәге коллектив дисәң дә була. Чөнки шушы көнгә кадәр үз бинабыз юк. Нугай районындагы Терекле-Мектеп авылы мәдәният йортын арендага алып эшли башладык. Ләкин без анда бердәнбер коллектив түгел, урыныбыз кысан булса да, җайлашып эшләргә тырышабыз. Чөнки төп тамашачыбыз – нугай халкы. Аны театрга да, җыр-бию сәнгатенә дә җәлеп итәргә кирәк. Безнең максат – кечкенә баладан алып өлкән яшьтәгесенә кадәр һәрберсенә аерым спектакльләр әзерләү. Ул спектакльләрдә халыкны нәрсә борчый – шуны күрсәтергә тырышабыз.
– Нугайлар өчен төп проблема нәрсә?
– Туган телне, ягъни милләтне саклау һәм җир мәсьәләсе. Ул гомер-гомергә шулай булган. Шөкер, нугайлар спектакльләрне аңлап карый. Һич югы сөйләм теле югалмаган. Татарлар, аварлар, гомумән, төрки халык аңлый безне. Әлмәт районында гастрольдә булганда нугайча уйнадык, халык аңлап карады. Данил Салиховның иҗат кичәсенә аның “Хатын түгел, аждаһа” пьесасы буенча куелган спектакльне алып килдек. Татар тамашачысы бик җылы кабул итте. Бездә ул спектакль “Хатын каны кайнаса” дип атала. Менә син татарча сорыйсың, мин нугайча җавап бирәм. Аңлашабыз бит. Чөнки бер тамырдан без.
– “Мәгариф турында”гы яңа канун милли телләрне авыр хәлдә калдырды. Сез бу вәзгыятьтән нинди чыгу юллары күрәсез?
– Вәзгыять бик катлаулы. Болай да бөтен җирдә урыс теле иде. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә. Элек бит алай булмады. Мин укыган заманда 5 нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәр туган телдә укытылды. Аннары урыс дәреслекләре буенча укыдык. Хәзер балалар бакчасында ук бөтен дәресләр, күнекмәләр фәкать урыс телендә бара. Билгеле, моңа бик борчылалар. Шуңа күрә бакчага, мәктәпкә урысча әкият алып килсәк, безгә дә эләгә. Сез дә урысча уйнагач, алар кайдан нугайчаны өйрәнсен, ди укытучылар, әти-әниләр. Мин аларны аңлыйм да. Шул ук вакытта гаепләүләрен дә кабул итә алмыйм. Беренчедән, мәктәптәге балаларның яртысы үз телен белми. Икенчедән, минем әле бу әкият белән бөтен Дагыстанны йөреп, план үтисем бар. Дагыстан – күп милләтле республика, шуңа да мин урыс әкиятен сайлыйм. Һәм, егетләр, телне аны биләүсәдән башлап өйдә сеңдерәләр, бакчада, мәктәптә дәвам иттерәләр. Театр исә – ярдәмче генә. Нугай телле тамашачы җитәрлек булса, безгә дә урысча уйнау хаҗәте калмас иде. Мин монда бердәнбер юлны милли үзаңны үстерүдә күрәм.
– Күп җирдә милли драматургиягә кытлык. Сездә хәлләр ничек?
– Күпме еллар мөстәкыйль театр булмагач, заманча драматургия дә юк дип була. Аптырагач, үзем язам. Кайбер язучыларны күндерәм. Ләкин күндереп язылган әсәр еш кына куярлык булмый. Бөтен таләпләргә туры китереп яза торган 1-2 кеше бар. Шуңа тәрҗемә әсәрләрен куябыз. Татар әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Ахыр чиктә, бер халык бит без. Туфан Миңнуллин пьесаларын халык ярата, Данил Салихов комедиясе кассага эшли, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”се бик яхшы бара.
– Дагыстанда милли театрлар күп дидегез, аларга дәүләт ярдәме бармы?
– Бездә лезгин, авар, табассаран, кумык, лак, әзәрбайҗан театрлары бик уңышлы эшләп килә. Барысы да Мәдәният министрлыгы аша республика бюджетыннан ярдәм ала. Ул ярдәмнең күләме әллә ни зур түгел, ләкин мин үз артистларыма, бөтен әйберне дә акча белән исәпләргә ярамый, дип әйтәм. Елмаеп куйдыгыз. Алар да шулай эшли. Фикерне мисал белән дәлиллим: Олег Табаков театрын искә төшерегез. Ул бит студентлар белән мәшһүр “Табакерка”ны тудырды! Бу “Табакерка” бөтен дөньяны әйләнеп чыкты инде. Башланганда бит аларны беркем дә финансламады. Бары тик энтузиазмда башланган эш нинди көчле агымга әйләнде. Бүген моңа ирешү ансатрак дип саныйм мин. Спектакльне бернинди декорациясез, әйтик, актер уенына гына да корып була. Вахтангов театрын алыгыз. Алар “Ричард III”не бер урындык ярдәмендә уйнап чыктылар. Дөрес, декорация ярдәм итә. Ләкин сәхнәдә төп дикъкать – актерга. Аның уены көчле булса, бернинди декорациянең кирәге калмый.
– Нугай дигәч, күз алдына Сөембикә, Идегәй кебек тарихи шәхесләр килеп баса. Сез аларга багышланган спектакльләр әзерлисезме?
– Халык хәтерендә бик күп эпослар яши. Мин дә аларны җыям, өйрәнәм. “Шура батыр” әсәре бар әле безнең. Кырык батыр Сөембикәне якларга Казанга кузгала. Анда шундый юллар бар: “Казан дигән калага казак булып барамын”. Менә без бу әсәрне сәхнәләштерүгә алындык. Эш бара, мөгаен, озакка сузылыр ул. Чөнки бу – безнең төп әсәрләрнең берсе, аны өстән-өстән генә куясым килми. Минем хәтта башка театр коллективларын, студентларны да җәлеп итеп, масштаблы спектакль чыгарасым килә. Үзебездә нибары 18 актер гына бит.
– Нугайларны җир мәсьәләсе борчый, дидегез.
– Дагыстанда нугай даласы дигән җир бар. Анда совет заманында ук төрле милләтләрне китереп утырта башладылар. Халык өчен бу эш зур проблемалар китереп чыгарды. Бездә терлекләрне төрле җирләргә куып асрау күренеше бар. Аерым кешеләр терлекләр белән таудан далага төшеп утыра, вакыты җиткәч, таулыкларга китә. Менә шул таулыклардан нугай далаларына башка милләтләр килеп төпләнә, нугайлар аларның яшәп калуын теләми. Тыныч юл белән җиреңне басып алу кебек ул. Тиз арада тулы бер авыллар үсеп чыга иде. Һәм нугай авылы белән башка халыклар арасында этник каршылыклар килеп чыга. Нугай халкы терлекне далага кертүгә, күпмедер асрауга каршы түгел. Алар төпләнеп калуга каршы.
– Халыкка тарихи спектакльләр кызык булырмы соң?
– Күбесенчә комедиягә йөриләр. Шул ук вакытта “Ай тотылган төндә” кебек трагедияләрне дә үз итәләр. Нишлисең инде, халык йөрерме, дип икеләнеп торыр чак түгел. Халык белән эшләргә, театрга ияләштерергә, тарихны сөйләргә, сәнгатькә якынайтырга кирәк. Без хәтта тамашачы белән очрашулар проекты башлап карадык. Төрле җирләрдә: редакцияме ул, башка урынмы – артистлар халык белән очраша һәм аларның сорауларына җавап бирә. Ике як өчен дә файдалы бу очрашу. Тамашачы да активлаша башлады.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев