ЦИФРЛЫ ТАПШЫРУЛАРГА КҮЧӘРГӘ СЕЗ ӘЗЕРМЕ?
Россия төбәкләрендә акрынлап аналог телевидениене туктату бара. Республикабыз исә цифрлыга тулаем 3 июньдә күчәчәк. Райондашларыбыздан бу яңалыкка әзерлеген сорадык.
Айдар Хаҗиев, Тимершык авыл җирлеге башлыгы:
–Безнең гаиләгә цифрлы телетапшыруларга күчү проблемасы кагылмаячак. Чөнки күптәннән 20 каналны бушлай карыйбыз. Тулысынча цифрлыга күчеп беткәч, сыйфаты тагын да яхшырак якка үзгәрер дип уйлыйм. Авыл җирлегендә 90 процент кеше IP яки спутник телевидениегә тоташкан. Гомумән, аналог тапшыруларның туктатылуы бик азларга кагыла. Нигездә, ялгыз яшәүче кешеләргә. Алар белән мәгълүмати эш алып барыла. Халыкның әлеге категорияләре өчен җиһазларны куярга һәм көйләргә ярдәм итәрлек кешеләрне табарбыз.
Фирдәвес Нәбиуллина, Олы Шыңар, лаеклы ялда:
–Мин ялгызым гына яшим, 1941 елда туганмын. Телевизор миңа гаилә кешесе кебек. Хәйраннан инде, елын төгәл әйтә алмыйм, IP каналларын карыйм. Анда татарча тапшырулар да берничә бит. Әле телевидение бетә дигәч, Казанга сеңелләрем янына баргач та, бу хакта борчылып сөйләшеп утырган идек. Авылда кемнән сорарга да белеп булмый бит. Элек IP телевидениены ничек карагансыз, алга таба да шулай карый торган буласыз, дисеңме. Рәхмәт, балам, сөендердең. Хәзер күңелем тынычланды.
Гөлсинә Габдриева, Түбән Симет:
–Минем телевизорым яңа модель түгел. Приставка да алып кайтып биргәннәр иде. Антеннасын көйләүче булмады. Анда барысы да русча каналлар. Шуңа күрә ачканым да, караганым да юк. Күрше-тирәгә керсәм генә, телевизор каршында утыргалыйм. Безнең авылда хәзер күп кеше IP телевидениегә күчә. Мин дә шул исәптә торам, җәйгә булыр дип өметләнәм. Моңарчы өлгерә алмадым, пенсиям дә күп түгел бит.
Эльмира Исмәгыйлова, Килдебәк авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе:
–Бу мәсьәләдә җирлектә яшәүчеләр арасында аңлатулар алып барыла, өйләргә дә йөрибез, цифрлы телевидениегә күчү турында сөйлибез. Шунысы мәгълүм, аналог тапшыруларның туктатылуын күпләр сизмәячәк тә. Үзгәрешләргә әзер булмаганнар санаулы гына. Әйтик, Килдебәктә яшәүче Фәтхия Зиннәтуллина әлегә 4 канал гына карый һәм Казандагы туганнары белән киңәшеп приставка сатып алырга әзерләнә. Аналог тапшыруларның туктатылачагы турында ишеткән ике кешегә җирлек башлыгы Нияз Заһидуллин телевизор приставкасын үзе үк бүгеннән көйләп бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев