Туксанынчы еллар кабатланудан курыкмыйсызмы?
Башкалабызның 171 нче мәктәбе янында укучылар бер яшүсмерне кыйнаганда төшерелгән видеоязма социаль челтәрләрдә тиз таралды. Егет вафат булган, дигән хәбәрне хокук белгечләре кире кага. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл 5 апрельдә булган. Мәктәп укучыларының анда катнашы юк. Зыян күрүчегә – 17 яшь. Аның баш мие селкенгән. Ул хастаханәдән чыгарылган инде. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Сез туксанынчы еллардагы хәлләр кабатланудан курыкмыйсызмы?
Мөршидә Гыйззәтуллина, өч малай әнисе:
– Үзебезнең сыйныфта да мондый хәлләр күзәтелә. Беркөн бер малайны кыйнап кайтаралар, күп тә үтми – икенчесен. Балаларның мәктәптән исән-сау кайтуын ут йотып көтеп торам. Хәзер укытучыга гына түгел, укучыларның бер-берсенә мөнәсәбәте дә үзгәрде. Мин моңа интернет гаепле дип уйлыйм. Тумас борын кулына гаджет тоткан баладан нинди тәртип таләп итәсең? Алар, уен уйнап, сугышырга өйрәнәләр. Чит илләрдәге вакыйгалар да үзенекен эшли. Аларның күп әйбере безгә үтеп керде. Кешегә кул күтәргән балаларның әти-әнисе ни уйлый икән?
Тимерхан Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:
– Туксанынчы еллар кабатланыр дип уйламыйм. Җинаятьчел төркемдәгеләрне төрмәләргә яптылар. Начар оешмалар күпкә азайды, әмма бөтенләй юкка чыкты дип әйтә алмыйм. Кайтавазы күзәтелергә мөмкин. Үсмерләр арасында килеп чыккан мондый хәлләр урам тәрбиясенә бәйле. Бу – проблема. Шуңа күрә дәүләт игътибарын тәрбия системасын камилләштерүгә юнәлтергә тиеш. Аларга шөгыль, эш сайлау мөмкинлеген киңәйтергә кирәк.
Илназ Габидуллин, блогер:
– Бәлкем, бу балалар психик яктан сәламәт түгелдер..Мондый адымга барырга нәрсәдер этәргеч булган бит инде. Күп кенә блогерлар, урамга чыгып, кешегә бәйләнеп, популярлыгын арттыра. Андый очраклар Мәскәүдә күп. Куркыныч интернет уеннарының тискәре йогынтысы бар. Бу видеоязманы шаккатып карадым. Без – 90 нчы ел балалары. Яшерен-батырын түгел, мәктәптә эткәләшкән-төрткәләшкән, сугышкан чаклар булды. Аунап ятканчы кыйнау – башка сыймаслык хәл.
Рәхимә Арсланова, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры:
– Әлеге күренешне замана шаукымы дияр идем. Балаларның интернет белән артык мавыгуыннан, башка кызыксынулары булмаудан килә. Бүген кайсы гына каналны ачма, яхшылык турында сөйләүчеләр сирәк. Тапшырулар кемнедер гаепләү, начар хәбәрләр сөйләүгә кайтып кала. Беркөнне очраклы гына бер каналга юлыктым. Балалар өчен фильм бара. Андагы ямьсез сүз, әти-әнине хөрмәт итмәү кебек күренешләр... Болай ярамый бит! Балалар да бик агрессив. Алар виртуаль дөнья белән реаль дөньяны бутый башлый. Телефонын ташлап, матур әдәбият укып утырмыйлар шул. Мәктәп бәргәләнә инде ул. Әмма бу җәмгыяви проблемага әйләнеп бара.
Радик Әхмәров, әфганчы:
– Хәзер телевидениедән социаль челтәрләргә куелган шундый видеоязмаларны да күрсәтәләр. Үсмерләр шуны кабатлый. Яшьләрнең башкалар күзенә герой булып күренәсе килә. Үзләрен күрсәтерлек башка нәрсә майтара алмыйлар. Эшсезлектән интегәләр дисәң дә була, шөгыльләре юк. Ата-аналарның гаебе генә түгел, мәгариф системасындагы җитешсезлек бу.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев