Замана баласы нинди?
Замана баласының психологик портретын төзеячәкләр. Әлеге эш белән илнең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә “Ведомости” басмасы. Министр урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә караганда, психологик портрет белем бирү һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак. Балаларга бәйле мондый тикшерүнең инде күптән үткәрелгәне юк, шуңа күрә хәзерге буынны нәрсә борчуын, аларның ниләр белән кызыксынуын белеп тә бетермибез, дигәннәр. Баланың психологик портреты әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур ярдәм булачак, дип фаразлана. Замана баласы нинди?
Марат ИБРАҺИМОВ, балаларның сәләтен үстерергә ярдәм итү үзәге хуҗасы:
– Иртәгәге көн турында алдан уйласаң – орлык чәч, ун ел турында алдан уйласаң – урман утырт, гасыр турында алдан уйласаң – бала тәрбиялә, ди халык мәкале. Замана баласы моннан ун ел, унбиш ел элек булган яшьтәшләреннән бик нык аерыла, дигән фикер белән килешмим мин. Бала түгел, җәмгыять үзгәрә. Әйе, бала-чага бүген бик күп белә, артык кызыксынучан, кайбер өлкәләрдә алар безгә караганда да мәгълүматлырак. Аның каравы, үзара аралаша белү осталыгы аксый. Чөнки урамдагы дус-ишне кесә телефоны, телевизор алмаштырды. Тик боларның берсе дә балага бармак төртеп күрсәтү өчен сәбәп түгел. Портрет төзергә түгел, ә тәрбиягә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Дәүләт әти-әнинең ул-кызына вакыты күбрәк булсын, дип тырышсын иде.
Алсу Фәйзрахманова, укытучы:
– Быел сыйныфымда 30 бала. Уку елы башында авырлыклар булды. Җитмәсә, башка мәктәпләрдән дә күчүчеләр бар иде. Миңа ярдәмгә психолог килде. Без балаларның психологик портретын төзедек. Ата-аналар җыелышында мин бу мәгълүматны әти-әниләренә җиткердем. Балаларның күңелен аңласаң гына, алар сине яратачак, хөрмәт итәчәк. Шөкер, ике чирек узып бара инде, без дуслашырга өлгердек. Балалар минем сүземне тыңлый. Хәтта ниндидер шуклык эшләсәләр дә, “Кем ул?” диюгә, торып басалар. Әлбәттә, мин укучыларым өчен аларның әти-әниләренә рәхмәтлемен. Бергәләп эшлибез, әнә шуңа да аңлашабыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, “ВТ” хәбәрчесе:
– Өйдәге ике сабыеңны да аңлап булмый әле кайчак. Ә замана аларны ничек тә аңлауны таләп итә. Укытучыга гына түгел, әти-әнигә дә кирәк ул психологик портрет. Әмма кызлар булгач, аларны ниләр борчыганын сорашам, һәр кич, йокларга ятканчы, үтеп баручы көнгә анализ ясыйбыз. Ниләр булды, нәрсә эшләнде, нәрсәне дөрес эшләмәделәр? Проблемалары булса, аннан чыгу юлларын эзлибез. Һәркем үз фикерен әйтә. Баштарак уртага салып сөйләшү кыенрак бирелә иде, хәзер инде ияләнделәр.
Рәшит Нургалиев, механик:
– Тәрбияне өйдән башларга кирәк, әмма акыл сатарга кирәкми. Әти-әни үзен ничек тота, бала шуны кабатлый. Балалар хезмәт белән тәрбияләнеп, аның нәтиҗәсен күреп үссеннәр. Кызганыч, бик күп гаиләләр ул-кызларының кайда, нишләп йөргәнен белми. Үзләре тәрбиясез әти-әниләр дә бар. Әти-әни үз баласын белмәгәнне, укытучы белә дисезме? Бер түгел, утыз бала өчен җавап бирә бит алар. Кызларыбыз тәртипле булды, мәктәптә дә, институтта да яхшы укыдылар. Кечкенәдән юнәлеш биреп үстергәч, тәрбия буенча проблема булмады. Хәзер балаларны урам тәрбияли. Шуңа күрә мондый психологик портрет төзү бик кирәк. Бу очракта укытучы укучыларның нинди адымга сәләтле булуын белеп торачак. Игътибар җитмәгән балаларга да якынаерлар иде. Аңлашылмаучанлыклар бала күңелен аңламаудан башлана.
Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА, пенсионер:
– Безнең балалар күптән үсте. Хәзер оныкларны тәрбияләргә булышабыз. Ай-һай, тынгысыз алар. Авылда яшәгәндә, бишектәге баланы әле мәктәпкә дә кермәгән абый-апасына ышанып тапшырып, хуҗалык эшләренә чыгып китә идек. Хәзер исә мәктәп яшендәгесен дә дүрт күз белән сагалап торырга кирәк. Бер-берсе белән уйный белмәүләренә дә аптырыйм. Хәер, моңа ник гаҗәпләнергә? Ашаганнары – аш түгел, уйнаганнары – уенчык түгел бит. Ахыр чиктә бала гаепле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев