“Заманча итәбез дип, җырны тамырыннан аермыйлар”
Җыр сәнгате бер урында гына таптанып тормый. Тик, алга барган саен, миллилегебез, тыйнаклыгыбыз, моңыбыз югала бара төсле. Әле ярый җырчылар арасында шул миллилекне саклап калырга омтылучылар бар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов менә шундыйлардан.
Курган өлкәсенә Сабантуйга баргач сөйләшеп алдык без аның белән. Чит төбәкләрдә дә җырчының чыгышын яратып каршы алалар, сәхнәгә кат-кат чакыралар. Фердинанд әфәнде милли җыр сәнгатенә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен яңа буынга да күчерә. Бу урында аның укучысы Ярамир Низаметдинов турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Тумышы белән Курган өлкәсендәге, Шадрин районының, Йолдыз авылыннан булган егет якташлары каршында чыгыш ясаганда алкышларның иң көчлесен алды. Ә моны күреп торган Фердинанд Сәләхов укучысыннан, һичшиксез, канәгать калгандыр. “Телне, моңны менә шулар сакларга кала инде”, – ди Фердинанд әфәнде.
– Сез – күп еллар үз стилегезгә тугры калып, югалмаган артистларның берсе. Үз урыныгыз, кабатланмас исемегез бар...
– Ул барысы да эш, хезмәт, үз һөнәреңә бәйлелектән килә. Иҗат кешесе үзен табарга тиеш. Аннары тамашачыны табасың. Әйтик, Балтыйк буенда бертөрле тамашачы, Казахстанда – икенче төрле. Беренчесендә халык мул яши, рәхәт яши. Казахстанда бездән читкә китеп, аерылып калган татарларыбыз күп, аларда җирсү көчле. Шуңа карап репертуар да сайлана. Үз имиджыңны табу да – сәнгать, иҗатның дәвамы. 38 ел элек нинди ысуллар белән җырлый идек, хәзер инде алай гына булмый. Хәзер хәрәкәт заманы.
– Сез сәнгать советлары дип аталган “мәктәп” үткән кеше дә әле...
– Яшь буынга юнәлеш бирүче юк. Алар үзләре эзләнә. Ә үз юнәлешеңне табу бик кыен. Шул сәнгать советларында безгә юнәлеш күрсәтәләр иде. Мин әсәрләр алып киләм, ә Илһам абый Шакиров: “Менә моны җырлыйсың, менә бусы синеке түгел”, – дип кенә җибәрә иде. Җырлыйсы килми инде ул кушканнарны! Ярамир белән дә шулай булып алды. Өйрәткәндә, көчләп өйрәтәсең. Алар бит сәнгатькә кереп кенә килә әле. Ярамир да: “Абзый, җырламыйм, җырлый алмыйм!” – дип кырт кисә иде. Бер генә мисал китерәм. Татар җырының таҗы – “Эскадрон” җыры. Аны башкару өчен киң сулыш кирәк. Ярамир бер концертта шуны җырлыйм әле, дип үзе сорап килде. Ә өйрәнгәндә ничек иде?! Менә шулай өйрәтәсең аларны. Мине дә шулай өйрәттеләр, мин дә Илһам абыйга үпкәли идем. Бөтен кеше такмак җырлый, кул чаптыра, ә миңа нинди җырлар җырлаттыралар, янәсе! Җиңел юлга күчү бик рәхәт шул. Сәнгать советлары телне, җырны, сәхнәне, музыканы чүпләмәс өчен кирәк.
– Элеккеге халык җырларын заманчалаштыру яшь җырчыларда аеруча күзәтелә. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Кабер ташына кагылырга ярамаган кебек, шулай ук халык җырларына да саксыз кагылырга ярамый. Заманча ясыйбыз, дип, тамырыннан аермыйлар. Әлбәттә, ул җырларны җырларга кирәк. Бәлки, аларны шул ук стильдә, элеккечә җырларга да ярамыйдыр инде, ләкин, җырның умыртка сөяген сындырырга кирәкми. Һәр үзгәртүнең чамасы булырга тиеш. Менә без Ярамир белән “Уел”ны җырлыйбыз. Без аны киңәйттек, өстәмә ноталар куйдык, көчәйттек. Чын әсәр итеп бирергә, халык җырларын алай итеп үзгәртергә ярый. Шау-гөргә генә корып калдырмаска иде. Яшьләр үз белемнәреннән чыгып җырларны заманчалаштыра, шуның аркасында күп нәрсәләр имгәнә. Минем карашым ниндиме? Әгәр җырчы шул җырга зыян китергән икән, тискәре. Ниндидер яңалык кертеп, көчәйтеп, киләчәккә – мирас, яңа тавышларга әсбап итеп калдырырлык дәрәҗәдә үзгәртсә, уңай.
– Ә ул җырларны тамашачы кабул итәрме соң?
– Тамашачыны наданга санарга ярамый. Тамашачының да төрлесе бар, билгеле. Әмма аңа ияреп утыру да дөрес булмас иде. Без үзебез халыкны ияртеп, үстереп алып барырга тиеш.
– Телне саклауны җырга сылтап калдырган мәлләр дә булды. Бу юл дөрес юл булыр идеме икән?
– Җырда – шигърият, ә шигърияттә – татарның теле, телдә – сүз. Син нәрсә турында җырлаганыңны белеп җырларга тиеш. Бернинди татар сүзен белмәгән урыслар да җыр аша телне өйрәнә. Татарча җырлар өчен махсус телне өйрәнгән кешеләрне дә беләм мин. Ярамир – шуның бер мисалы. Ул – урыс телендә белем алып, урыслар арасында яшәп, Курганнан хәтле Татарстанга килгән егет. Чип-чиста татарча сөйләшергә өйрәнде бит. Аңа ул кирәк, аның җырлыйсы бар. Ярамирның хыялы – татар җырчысы булу. Тел сагында җыр жанры зур роль уйный. Моңа бик сак карарга, пропагандаласак та, чиста килеш пропагандаларга кирәк.
– Читтә яшәүче милләттәшләр өчен ерак төбәкләрдә Сабантуйлар уздыралар. Кирәк гамәл дип саныйсызмы моны?
– Читтә тел тансык. Ярамирның туган авылында идек әле, ул – укытучылар гаиләсеннән. Туганнан туган апасы – мәктәп директоры, күптән түгел Кукмарада булган, шунда балалар бакчасына кергән. “Эх, ул балалар татарча шундый тәмле сөйләшәләр, тотып сөясе килә үзләрен!” – дип кызыгып кайткан ул. Аларда да татар теле укытыла, әмма телне өйрәтүче белгечләр җитми. Ярамир авылында үзенчәлекле татар теле, диалектлары бар. Суган аларда – “пыяз”, кишер – “сәрдәк”. Борынгырак телгә тартым. Кая гына барсак та, телгә сусау сизелә. Тел, гореф-гадәтләр югалмасын, татарлар урыслар арасында да үзләрен татар итеп тойсыннар, нинди милләттән булуларын онытмассыннар, белсеннәр өчен Татарстан шул милли бәйрәмнәрне үткәрә бит. Сабантуй – татарлыкны күрсәтүнең бер ысулы. Бәйрәмгә балалар да килә, алар күреп, җырларны ишетеп, каннарына сеңдереп калалар. Болар барысы да милләт үлмәсен дип эшләнә.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев