Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда яшәүченең гомерен өзгән юл һәлакәте буенча хөкем карары чыгарылды

Машина йөртүче юл һәлакәтенә очраган һәм бер минуттан икенче һәлакәттә үлгән.

Чаллыда кеше үлеменә китергән юл һәлакәтеннән соң кузгатылган эш буенча хөкем карары чыгарылды. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итә

Һәлакәт быелның 12 июлендә 11.45 сәгатьтә килеп чыккан: Сидоровкада Беренче автоюлда «Nissan Murano» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе алда барган 44 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Лада Ларгус»ка бәрелгән. Соңгысы машинаны чыгып караган һәм китерелгән зыянны бәяләү өчен чүгәләгән.

Шул вакытта шул ук полосадан хәрәкәт итүче “Газель”нең 41 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтен вакытында күреп алмаган һәм «Nissan»га бәрелгән. Чит ил машинасы янә “Ларгуска” килеп бәрелгән, автомобилен карап торган ир-ат ике машина арасында кысылып калган. Ул алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

“Газель” йөртүчесенә карата "юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Чаллы шәһәре суды аны 1 ел сынау белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев