Саба таңнары

Сабинский район

18+
Хәвеф-хәтәр

Янгын чыгып, алты ятим бала йортсыз калган

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында янгын чыгып, Люция Сафинаның йорты янган. Ут йортсыз гына түгел, мунча, сарай, гаражсыз да калдырган.

Янгын чыгып, алты ятим бала йортсыз калган

– Ишегалдына киптерергә элгән мендәр-юрганнар белән генә торып калдык. Өстебездә бер кат кием, балалар да куркудан чабып, аяк киемнәрен югалтканнар. Ярый әле тәрәзә аша кереп балаларның документларын алырга өлгерделәр, минем генә паспортым янган, – дип сөйләде безгә Люция апа. 

Янгын кичә көндез чыккан. Ут сарайдан чыккан дигән фараз бар. Төтен чыкканын клуб каршындагы балалар мәйданчыгында уйнап, өйгә кайтып килә торган оныклары күреп алган. Әбиләре өйдә берүзе булган. 

– Урамыбыз кечкенә, ярдәм чакырырга да кеше юк. Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәнче, өебез дә янып бетте. Сәгать ярымда бер нәрсәсез калдык. Җиде ел элек әтиләре үлеп, оныкларым ятим калган иде, инде йортсыз да калдылар, – ди Люция апа. 

Кызы Раилә гаиләсе белән Апас районының Күккүз авылында яшәгән. 2018 елда ире вафат булгач, берсеннән-берсе кечкенә алты баласы белән әнисе нигезенә кайткан. Әтиләре үлгәндә, төпчек балага ике яшь тә тулмаган булган. 

– Балаларны аякка бастырырга кирәк. Кызым Казанга китеп эшли, фатир арендалап тора, ялларга авылга кайта. Мин оныкларга күз-колак булып торам. Олысына инде 16 яшь тулды, ул Казанда укып йөри. Иң кечкенәләренә 8 яшь. Бишесе дә мәктәптә укып йөриләр. Бүген балаларны укытучылар экскурсиягә алып китте. Өйсез калуны алар да бик авыр кичерә. Кичә төп нигездә яши торган энемнәрдә кундык. Башка барыр җиребез юк, – ди Люция апа.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сафина Люция Вилдан кызының телефон номеры: 89393653768. Банк картасына беркетелгән (Сбербанк)

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/iangyn-cygyp-alty-iatim-bala-iortsyz-kalgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев