Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда билгесез затлар ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән

Ир-атка Интернационал урамындагы бер йортта һөҗүм иткәннәр.

Казанда билгесез затлар бер йортның подъездында ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Гадәттән тыш хәл кичә Интернационал урамындагы бер йортта булган. 58 яшьлек ир-ат хатыны белән өенә кайткан, ә подъездда аны бу вакытта битлекләр кигән, ПСМ пистолеты һәм травмат белән коралланган ике кеше сагалап торган. Алар ир-атка берничә тапкыр аткан һәм портфелен алып качып киткән. Боты һәм аркасы яраланган ир-ат шунда ук җан биргән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев