Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 99 мең сум акчасыннан колак каккан

Зыян күрүченең ире банкоматта саннар комбинациясен җыйган һәм картасыннан 99 мең сум акчасы юкка чыккан.

Казанда яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 99 мең сум акчасын аларга күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанлы полиция бүлегендә аңлатуынча, ул Интернетта түләүсез сайтта җиһаз сату турында белдерү урнаштырган. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез кеше шалтыратып, алдан түләргә тәкъдим ясаган һәм карта реквизитларын, башка кешегә әйтергә ярамаган бүтән мәгълүматларны да сораган.

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең ире банкоматта саннар комбинациясен җыйган һәм картасыннан 99 мең акчасы юкка чыккан. Шуннан соң кырыгалдар элемтәгә чыкмаган, ә хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре “Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Каракның Свердловск һәм Белгород өлкәләрендә теркәлгән мобиль телефоннардан шалтыратуы ачыкланган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев