Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тәтеш районында 93 яшьлек карчык янып үлгән

Янгын Бидәңге авылының Җәлил урамындагы 27 нче йортта чыккан.

Тәтеш районының Бидәңге авылында 93 яшьлек карчык янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янгын кичә 23.00 сәгатьтә Бидәңге авылының Җәлил урамындагы 27 нче йортта чыккан.

Янгында 79 яшьлек ир-ат зыян күргән. Кул-аяклары пешкән картныТәтеш хастаханәсенә китергәннәр. Кисәүләрне аралаган вакытта, ут белән көрәшүчеләр хатын-кыз мәетенә тап булган.

Янгынның гомуми мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән. Аның ни сәбәпле чыкканлыгы әлегә билгеле түгел. 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев