Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм бригадалары 7нче шәһәр хастаханәсенә китерүен дәвам итә.
Казанның Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары чатында автобус катнашындагы авариядән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе матбугат сәркатибе.

Ул ачыклык керткәнчә, пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел, чөнки кешеләрне хастаханәгә китерүне дәвам итәләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы пассажир автобусының «Оргсинтез» бассейны янында баганага килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде.

Фото: vk


Нет комментариев