Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2023 нче елда кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ артачагы билгеле

Бүген нинди һөнәргә өйрәнсәң әйбәтрәк булыр икән, дигән сорау мәктәпне тәмамлаучыларны гына түгел, эшен алмаштырырга теләүчеләрне дә борчый. Кайсыдыр һөнәрләргә ихтыяҗ кими, ә кайберләренә, киресенчә, арта. Шул ук вакытта беркайчан да әһәмиятен җуймаган мәңгелек һөнәрләр дә бар.

Белгечләр әйтүенчә, озакламый кассирлар, банк операционистлары, такси йөртүче, кече хисапчы, сакчы кебек аз квалификацияле белгечләргә эш табу кыен булачак.  Чыннан да, үзебез дә шәһәр кибетләрендә, гадәти касса янына килеп басмыйча, товар өчен “самообслуживание” кассасында гына түләүгә күнегеп киләбез, интернет-кибетләргә рәхәтләнеп “йөрибез”, юлларда пилотсыз таксиларны күреп торабыз.  Телибезме-теләмибезме, хезмәт күрсәтү өлкәсенең автоматлашуы кайбер һөнәрләрне әкренләп юкка чыгарачак.

Нинди белгечләргә ихтыяҗ зур?

Беренчедән, телебездән төшмәгән IT- белгечләргә. Аларны зур компанияләргә чакырып торалар, хәтта кайвакыт үзләре куйган эш шартлары (әйтик, хезмәт хакы күләме буенча) белән дә ризалашалар. Шуларның берничәсен атап үтик.

Ясалма акыл буенча инженер. Ясалма интеллект буенча эшләүче программист бу. Хәзер күп кенә компанияләрдә әлеге технология киң кулланыла. Иң гади мисалларның берсе – “Яндекс. Навигатор” мобиль кушымтасы. Аның ярдәмендә без юл шартларын смартфон аша гына бәяләп, юл йөрүне бермә-бер җиңеләйтәбез. Белгеч ясалма акылны үз бурычын башкарырга өйрәтә.

SMM-менеджер да – бик кирәкле һөнәр. Хәзер һәрбер газета-журналның, кибет, матурлык салоны, һәр производствосының интернеттагы сайты гына түгел, социаль челтәрләрдә дә акккаунтлары бар. Бу сәхифәләрне алып бару өчен әзерлекле кешеләр таләп ителә. Алар халык өчен кирәкле мәгълүматларны бастыра, язылучылар белән элемтәгә керә, бәйгеләр оештыра. Шулай итеп, товарга карата кызыксыну тудыра, интернет аша аны сату күләмен арттыруга этәргеч бирә.

Мәгълүмати иминлек өлкәсендә белгеч. Компьютердан гади файдаланучылар гына түгел, тулы бер оешма-предприятиеләр хакерлардан саклануга мохтаҗ. Әлеге белгечнең бурычы – компьютер программасының “йомшак” якларын ачыклау һәм нәтиҗәле саклау системасын булдыру.

Болар – яңа һөнәрләр. Ә классик һөнәрләр арасында, табиб, укытучыдан тыш, косметологинженер, логист (товар ташуның иң нәтиҗәле юлларын эзләп табучылар), курьерларга ихтыяҗ көннән-көн арта.

Иҗади һөнәрләргә килгәндә, арт-менеджерны (сәнгать белән бизнес арасында эшләүче белгечләр) атап үтәргә мөмкин. Ул проектлар эшли, аларның бюджетын исәпләп чыгара, проектта катнашучылар белән элемтәләр кора. Аннан килеп, хәзер подкаст эшләүчеләргә (аудиофайллар яздырып, аларны керем чыганагына әйләндерүчеләр) дә зур мөмкинлекләр тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев