Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

АНАЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

Кадерле әниләр! Киләсе якшәмбедә без сезнең бәйрәмне - Әниләр көнен зурлап билгеләп үтәбез, җир йөзендәге иң бөек затларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаеклы.

Ана булу - гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Шуңа да аналарны һәм балаларны яклауга, аларның тормыш-көнкүреше белән бәйле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Районыбызда да әлеге юнәлештә күптөрле чаралар күрелә, максатчан прог­раммалар гамәлгә ашырыла. Әмма аналарның балаларын, аннан соң оныкларын тәрбияләүгә куйган көчен болар гына берничек тә каплап бетерә алмый. Аналар алар алдында олы бурычның беркайчан да түләп бетермәслек булуы белән бөек.

Кадерле аналар! Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Барлык әниләргә, әбиләребезгә, апа-сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген күреп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев