Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы

2020 елдан башлап Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X