Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Балкыш"та әби-бабайлар биеделәр, сикерделәр, җырладылар, “раз-два”га йөгерделәр

Минем тормыш иптәшем белән Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәк­ләндерү бүлегенә ял итәргә икенче тапкыр килүем. Бу үзе үк күпне сөйли. Күңел тартмаган җиргә кабат аяк тартмый бит ул. Тернәкләндерү бүлегенә исә барасы гына килеп тора. Чөнки биредә якты йөзле, киң күңелле, алтын куллы кешеләр эшли. Бүлек мөдире Лилия Кавиева һәм хезмәткәрләр сине...

Минем тормыш иптәшем белән Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәк­ләндерү бүлегенә ял итәргә икенче тапкыр килүем. Бу үзе үк күпне сөйли. Күңел тартмаган җиргә кабат аяк тартмый бит ул. Тернәкләндерү бүлегенә исә барасы гына килеп тора. Чөнки биредә якты йөзле, киң күңелле, алтын куллы кешеләр эшли. Бүлек мөдире Лилия Кавиева һәм хезмәткәрләр сине әти-әниләре кунакка килгән кебек каршы алалар һәм кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Чиста һәм якты бүлмәләрдә яшисең. Ике атна дәвамында төрле медицина процедуралары, психолог киңәшләре аласың. Тәүлегенә 4 тапкыр төрледән-төрле ризыклар әзерлиләр. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән кагыйдә дә алгы планда. Сихәтләнгәндә барыбыз да иртәнге зарядкага чыктык, культуралы поход-экскурсияләрдә булдык, төрле уеннарда актив катнаштык. Күңелсезләнергә вакыт та калмады, әби-бабайлар да үзләренең ничә яшьтә икәнлекләрен дә онытып биеделәр, сикерделәр, җырладылар, "раз-два"га йөгерделәр. Кыскасы, барыбызга да шөгыль табылды.

Тернәкләндерү бүлегендә эшне ял итүчеләрнең күңеленә хуш ки­лерлек итеп оештыруда социаль яклау идарәсенең дә роле бар. Идарә башлыгы Марсель Хуҗинның кешегә игътибары, ачык йөзе кәефне күтәрә. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ризәлә, Альбина ханымнарны да өлкәннәр белән эшләргә бик белеп куйганнар. Бүлектә ял иткәннәр биредә олы яшьтәгеләргә күрсәтелгән хезмәт турында гел мактап сөйләсеннәр иде.

Нәкыйп Рәхимов.

Сабабаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев