Бердәмроссиялеләр хисап тота
Бу көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары бара.
Өченчекөн редакциядә, почта, электр элемтәләре, банк, социаль яклау учреждениеләрендә эшләүче бердәмроссиялеләрне берләштергән 1нче Саба башлангыч оешмасының отчет-сайлау җыелышында катнашаучылар үзләренең җитәкчеләре итеп, бертавыштан моңарчы сәркатип урынбасары булган Фәнил Ильясовны сайладылар. Җыелышта партиянең Саба бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе урынбасары Расих Сабиров катнашты. Шулай ук бүлекчәнең отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев