Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Битараф калмыйк

Яңа ел алдыннан 25 декабрьгә кадәр "Радость детства" хәйрия фонды церебраль өянәкле балаларга булышлык итү максатында "Вак-төяк - вак-төяк түгел" дигән акция үткәрә.

Бу инде быел гына эшчәнлеген башлаган Фондның беренче акциясе генә түгел.

Ни кызганыч, дөньяга сау булмаган балалар килә тора. Яр Чаллыда яшәүче Эллина Мамедова - тумыштан җитди авырулы (психик үсеш hәм сөйләм теле тоткарлануның авыр формасы, симптомлы эпилепсия һ.б.) 4 яшьлек кыз. Табиб­лар аның хәлен бик авыр диләр. Эллинага алда торган дәвалану курслары үтү өчен МОТОмед тренажеры кирәк. Аның бәясе якынча 269 мең сум тора һәм әнисенең моңа финанс мөмкинлеге юк.

Әлмәттә яшәүче 3 яшьлек Эмиль Маликов та церебраль параличтан, эпилепсиядән ин­­тегә. Тернәкләндерү чараларыннан соң ул сөйләшә, шигырьләрне хәтерендә калдыра башлаган. Дәвалануны Чиләбедәге "Сакура" медицина үзәгендә дәвам итү өчен Эмильгә 99500 сум акча ки­рәк.

Әгәр дә сез Эллина белән Эмильнең язмышына бита­раф түгел икәнсез, матди ярдәм күрсәтү өчен "Радость детства" хәйрия фондына үзе булдыра алган сумманы күчерә аласыз. Банкның реквизитлары:

ИНН 1659124296

КПП 165901001

ОГРН 1121600000796

420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика, 91 оф. 19

Тел.: 7(843)258 31 24; 7 (843) 211 41 49

р/с 40703810424640004020

в филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) Самара

БИК 043602955

к/с 30101810700000000955

Шулай ук сез 7715 номерына, "ФОНД"сүзен һәм хәйрия суммасын кертеп, СМС хәбәр дә юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев