Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бронь» һәм «отсрочка»ның аермасын аңлаттылар

Бронь һәм хәрби хезмәткә чакырылуны кичектереп торуүзара аерыла. Бу хакта Леонид Ольшанский «Говорит Москва» радиосы белән әңгәмәсендә әйткән, дип яза «Татар-информ» «РИА Новости»га сылтама белән.

Белгеч әйтүенчә, хәрби хезмәткә чакырылуны кичектерү вакытлыча сәбәпләр белән бәйле. Алар үзгәргәннән соң кеше мобилизацияләнә ала.

«Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торуның ачык мисалы – укый торган студент. Кешегә белем алырга вакыт бирү – шәфкатьле адым. Икенче аспект – хәрби хезмәткә яраклы булмау, кешенең авыруы. Әгәр балалары күп икән һәм Ходай күрсәтмәсен, аналары үлеп киткән очракта, бу кеше балалары балигъ булганчы хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торыла», – дип аңлаткан Ольшанский.

Бронь төшенчәсе эш белән бәйле. Әгәр гражданин эш урыныннан илнең саклануына үз өлешен кертә икән, ул өлешчә мобилизациягә эләгергә тиеш түгел, дип белдерә белгеч.

«Бронь илнең оборона сәнәгате өчен мөһим җитештерү өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә. <…> Бу төрле өлкәләргә кагыла. <…> Әгәр бу халык хуҗалыгы тармагы ил икътисады һәм аның саклануы өчен мөһим булса, бу белгечләр эшләргә тиеш», — дип аңлатты Ольшанский.

Бронь бирелә торган тармакларны атаганда, адвокат хәрби техника җитештерә торган саклану заводларын, хәрби-сәнәгать комплексының эшчәнлеген тәэмин итүче цифрлы технология һәм IT белгечлекләрне дә атады. Аның сүзләренчә, броньланган хезмәткәрләр Россия хәрбиләренең уңышына алгы сызыкта көрәшүчеләрдән дә ким өлеш кертмиләр.

Элегрәк Россия Оборона министрлыгы аерым югары технологияле тармакларның, шулай ук илнең финанс системасының эшләвен тәэмин итү өчен, югары белемле гражданнарны, тиешле белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләре булганнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә җәлеп итмәү турында хәбәр иткән иде. Сүз саклану сәнәгать комплексы белгечләре, IT, элемтә, финанслар һәм массакүләм матбугат чаралары белгечләре турында бара.

Россиядә 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, резервтан 300 мең кеше чакырылачак. Бу илнең мобилизацион ресурсның бер проценттан бераз гына күбрәк өлешен тәшкил итә.

Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсендә закон буенча, 35 яшькә кадәрге рядовой һәм сержант составы хәрби дәрәҗәсе булган, 50 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 55 яшькә кадәрге өлкән офицерлар мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев