Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурыч: 6000 килограмм

"Курсабаш" җәмгыятендә 2011елгы эшчәнлеккә багышланган отчет җыелышы 400 башка исәпләнгән саву заллы сөтчелек комплексын файдалануга тапшыру белән дә истәлекле булды.

Отчетттан соң авыл хезмәтчәннәре комплекска юл алды. Кунакларны җәмгыятьнең ветеринария табибы Светлана Фәсхетдинова ипи-тоз белән каршы алды. Комплекс ишегенә сузылган тасманы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин һәм хуҗалык җитәкчесе Тәлгат Хуҗин йоласына китереп кискәннән соң, заманча компьютерлаштырылган саву залына уздылар. Биредә терлекчеләргә эшләү, сыерларны асрау өчен барлык хезмәт шартлары тудырылган. Тәлгат Хуҗин комплексны сафка бастыруда зур тырышлык куйган Михаил Тихонов җитәкчелегендәге "Стройком", территорияне юллы иткән Илдус Талипов җитәкчелегендәге Саба "Мелиорация" җәмгыяте төзүчеләренә олы рәхмәтен белдерде. "Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе" һәм "Шәмәрдән магистраль газ үткәрү линия-җитештерү" идарәсе җитәкчеләре Фәнис Вәлиев һәм Ришат Нурисламов җылы теләкләрен җиткереп, комплекска алып килгән бүләкләрен тапшырдылар. Комплекс начальнигы Наилә Мөбәракшина: "Соңгы елларда терлекчелек тораклары бик тузган иде. Дөресен әйтим, мондый компьютерлашкан торакта эшләргә насыйп булыр дип хыялыбызга да китермәгән идек. 2011 елны сөт җитештерүдә 117 процент үсеш белән тәмамладык. Безгә район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгымнарны аклау өчен һәр сыерның еллык продуктлылыгын кимендә 6000 килограммга җиткерү бурычын куйды. Шушы күрсәткечкә ирешү безгә маяк булып тора",- диде.

Узган атнада отчет җыелышлары "Симет", "Туган як" җәмгыятьләрендә, "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" һәм "Мичән" филиалларында булды. Шунысы куандыра, һәр хуҗалыкта ит-сөт җитештерүдә матур күрсәткечләргә ирешелгән, азмы-күпме техник ресурслар яңартылган, төзелешләр алып барылган. "Симет" җәмгыятендә алдагы елга карата авыл хуҗалыгы продукцияләре сатуда үсеш 26 процент тәшкил итә. Сөт сатудан 385 мең сум саф табыш алынган.

"Туган як" җәмгыятендә белгечләрнең чыгышларында кышлату чорына бер баш шартлы терлеккә 79 центнер азык берәмлегенең беренче тапкыр 2011 елда әзерләнүе горурлык белән яңгыраса да, терлекчелек продукцияләре җитештерү күрсәткечләренең 2010 елга караганда да кимрәк булуы уйланырга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта авыл хезмәтчәннәренең җитештерелгән ашлыкны урнаштырырга амбарда урын җитмәвенә, фураж һәм чәчүлек орлык салу өчен арка тибындагы складлар, үгезләрне бәйсез асрау өчен яңа торак төзергә, техника мастерскоена капиталь ремонт үткәрергә кирәклеген җиткереп, хуҗалыкның яшәешенә карата битараф булмаулары куандырды.

"Тимершык" һәм "Мичән" филиалларында да тармак белгечләренең еллык эшчәнлекләренә тулы анализ ясалган отчеты игътибар белән тыңланды. Чыгышлардан аңлашылганча, Тимершык сөтчелек фермасы елны 5,7 процент зыянга эшләгән, ә Яңа Мичән комплексы 5,4 процент табыш белән төгәлләгән. Хәзер Кызыл Мишә фермасында 200 башлык торакта сыерларны робот белән сава торган автомат станция урнаштыру өчен зур төзелеш эшләре башкарыла. Алдынгы технология кертелү сөтчелек тармагын үстерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Отчетларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты һәм һәр хуҗалыкның еллык эшчәнлеген бәяләп, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X