Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Дулкыннар” конкурсында җиңеп кайттылар

1-2 март көннәрендә Казан шәhәрендә VII республикакүләм «Дулкыннар» конкурсы үтте.

Жюри әгъзалары арасында Мингол Галиев, Геннадий Макаров, Гөлзада Сафиуллина кебек күренекле шәхесләрнең булуы, алардан мастер-класслар алу, фикерләрен ишетү катнашучыларның күңеленә хуш килде. Конкурста районыбыз укучылары да көчләрен сынадылар. "Нәфис сүз" һәм "Вокал" номинацияләрендә - алтышар, "Рәсем ясау"да - 9 укучы, "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә 2 ансамбль катнашты. Сайлап алу этабыннан үтеп, укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар. «Вокал» номинациясендә Саба гимназиясеннән Ләйсән Әкбәровага (җитәкче - Фәрит Әүбакиров) I урын бирелде. Югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Ләйсәнгә конкурсның спонсоры «Мелита» берләшмәсеннән махсус бүләк - тун тапшырылды.

Шулай ук «Инструменталь оркестрлар hәм ансамбльләр» номинациясендә Юлбат урта мәктәбе һәм кадет мәктәп-интернаты укучыларының «Курайчылар» ансамбле (җитәкче - Ф.Әүбакиров), «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән бертуган Алисә, Сөмбел, Энҗе Билаловалар (җитәкче - Әлфия Шәйдуллина), «Вокаль ансамбль» номинациясендә Олы Шыңар урта мәктәбеннән «Зифа» ансамбле (җитәкче - Фәннүр Галимов) I урыннарга лаек булды. Бүләкләү тантанасында һәр катнашучыга «Ривьера» аквопаркына флаер-билетлар таратылды.

«Вокал» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Ләйлә Закирова (җитәкче - Ф.Әүбакиров), «Нәфис сүз» номинациясендә Олы Арташ төп мәктәбеннән Алсу Вәлиева (җитәкче - Э.Вәлиева) «Рәсем» номи­нациясендә Завод-Нырты урта мәктәбеннән Шәймиев Булат (җитәкче - А.Шәймиева) махсус кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: