Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ел лидерлары

Узган атнада Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министрлыгы эшенә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге муниципаль мәдәният учреждениеләре эшен оештыру буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1нче урынга, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен" билгесенә лаек булды, шулай ук аңа 150 мең сумлык сертификат та тапшырылды.

Коллегиядә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгышында әйтелгән Саба районына кагылышлы тагын бер куанычлы яңалык - Сатыш мәдрәсәсе бинасының 2013 елда реставрацияләү күздә тотылган объектлар исемлегенә кертелүе. Мәдәни мирас объектларын тарихи һәйкәлләр реестрына кертү өчен кирәкле документлар әзерләү агымдагы елда министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булачак.

***

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында муниципаль районнарның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 3 номинация буенча ("Югары сыйфатлы белем бирү", "Мәгарифтә -милли үсеш", "Иң яхшы тәрбия эшен оештыру") иң яхшы дип саналган районнар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде. Безнең район "Иң яхшы тәрбия эшен оештыру" номинациясе җиңүчесе дип табылды һәм күчмә кубокка ия булды. Бу категориядә балигъ булмаганнар арасындагы җинаять һәм хокук бозу очракларының саны, балаларның спорт ярышларында катнашу нәтиҗәлелеге, мәгариф учреждениеләренең "Мәктәп - дәресләрдән соң" проектында катнашуы һәм сәламәтлеккә юнәлтелгән чаралар оештыру күрсәткечләре исәпкә алына. Шулай ук район мәгариф бүлеге "Мәгарифтә - милли үсеш" номинациясе җиңүчесе буларак та Диплом белән бүләкләнде. Бу категориядә үз телендә белем алучы татар милләтендәге укучылар, татар теленнән яңа форма буенча ГИА тапшыручы 9 сыйныф укучылары, коммуникатив технологияләр буенча татар телен өйрәнүче рус телле балаларның өлеше дә исәпкә алына.

Илмира Галимуллина,

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X