Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ел мәдәният хезмәткәре

26 февральдән районыбыз авылларында (зоналап) "Ел мәдәният хезмәткәре" бәйгесе башланып китте.

Аның беренчесе 26 февраль кичендә Шекше мәдәният йортында үткәрелде. Бәйгедә Т. Утар, Курсабаш, Өчиле, Мишәбаш, Иштуган, Шекше, Явлаштау авылларыннан 7 хезмәткәр катнашып 4 турда: 1)Таныштыру, 2) Интеллектуаль, 3) Үзешчән сәнгать, 4) Тамашачы белән уен оештыруда ярыштылар. Кемдер беренче турда алдыртса, кайберәүләр 2 турны бик унышлы үттеләр. Ә инде 3нче һәм 4нче турда һәр хезмәткәр үзләрен яхшы башкаручы һәм яхшы оештыручы икәнлекләрен таныттылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйгесен карарга Шекше мәдәният йортына тамашачылар бик күп жыелган иде һәм алкышлар да бик көчле булды. Бәйге ахырында җюри составы конкурсантларга үз фикерләрен житкергәч мәдәният бүлеге начальнигы М.Г. Хафизов конкурсантларга һәм тамашачыларга рәхмәтләрен житкерде, тамаша залларының һәрвакыт тулы булуын теләде. Ә финал бәйгесе Мәдәният хезмәткәрләре көнендә үткәреләчәк.

Мәдәният агарту әшләре буенча әйдәп баручы методист М. Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X