Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЕЛ САЕН – 150 МӘКТӘП

Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның 2012 ел планы үтәлгән диярлек. 9 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, рес­публикада капремонт буенча эшләр 99,99 процентка төгәлләнгән.

Бу хакта узган якшәмбедә "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы" федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Президент Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Фәйзуллин белдерде. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 845 йортны кабул итүгә акт имзаланган. Өстәмә капиталь ремонт программасы буенча 65 күпфатирлы торак йортны ремонтлау көтелә. И.Фәйзуллин белдергәнчә, 2013 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле күп фатирлы торак йортлар исемлегенә 42 муниципаль берәмлектәге 812 күп фатирлы йорт кергән. Киләсе елда бу программаны финанслауның гомуми күләме 4,35 миллиард сумнан артык. 2012 елда мәктәпләрне ремонтлау программасы кысаларында 170 мәгариф учреждениесендә эшләр төгәлләнгән. ТР Хөкүмәте карары белән киләсе елда ремонтланырга тиешле мәктәпләр исемлеге расланган. Анда ТР 45 муниципаль берәмлекнең 55 мәктәбе кертелгән. ТР Президенты министр белдергән сан буенча аптыравын белдерде: "Һәр ел саен ким дигәндә 150 мәктәпне ремонтлау зарур", - диде Р.Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев