Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Электр белән сак бул!

"Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте халыкны һава торышында түбән температура сакланган көннәрдә электр җиһазлары

һәм электр белән җылыту приборларын кулланганда электр челтәренә артык күп көч килүне булдырмау һәм шуңа бәйле янгыннарны кисәтү буенча куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклен искәртә.
Электр җиһазлары, электр белән ягу, җылыту приборларын кулланганда түбәндәгеләрне истә тоту зарур:
- артык зарурлык булмаганда, өйдәге барлык электр приборларын берьюлы кабызмагыз, ә инде өйдән чыгып киткәндә, электрдан аерырга онытмагыз. Берничә куәтле приборны берьюлы токка тоташтыру чыбыкларның артык нык кызуына китерә һәм янгын сәбәпчесенә әверелергә мөмкин;
- ватык розетка һәм ут сүндергечләрдән файдаланырга ярамый. Әгәр көнкүреш техникасын токка тоташтырганда яки алганда электр очкыны күренә яки розетка кыза икән, бу электр үткәргечләрнең (контактларның) начар тоташкан булуын күрсәтә. Розетканы тиз арада алыштыру зарур. Саклагыч (предохранитель) һәм автоматлар кыска ялганыштан гына саклый, начар контактлардан чыккан янгыннардан түгел.
Хөрмәтле райондашлар! Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр