Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фотоконкурс җиңүчеләре билгеле булды

Ниһаять, сукты ул сәгать! Көлке көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән "Фотоконкурс"та җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз.

Фотоларыгызның барысы да бик шәпский! Шуңа да иң-иңнәрен сайлап алуы бер дә җиңел булмады (шуның өстендә ничә көннәр буе баш ваттык бит:)) Әмма, һәр бәйгенең җиңүчесе була. Сез дә безнең нәтиҗәләр белән килешерсез дип уйлыйбыз. Җиңмәдек дип бер дә кәефегезне төшермәгез. Аның каравы күпме кешегә позитив, яхшы кәеф бүләк иттегез! Алда әле сезне тагын да кызыклырак бәйгеләр, конкурслар көтә. Иң мөһиме- аралашып яшик! Шулай итеееееп.....
1 урында - Адель Сафин. Анапада кара тәнле дуслар белән төшкән фотосы сайтта да иң күп - 980 тавыш җыйды.
2 урында наян кыз Әдилә Кавиева.
3 урында Казанда яшәүче Саба килене Ләйсән Хисмәтова (кәҗә белән тавык фотосы).
Видеоязма җибәрүче Фәнил Фәлахиевны да кызыксындыру призы көтә. Шулай ук актив катнашкан һәм фотолары күп тавыш җыйган түбәндәге интернет дусларыбызны символик призлар көтә: Лилия Сәлахетдинова, Саимә Заһидуллина, Фирүзә Нигъмәтҗанова, Гөлүсә Закирова, Гөлия Нигъмәтҗанова, Ләйсән Корбанова, Лилия Вафина.


Тәбрикләүләр 8 апрель көнне сәгать 2дә редакциябездә булачак.

Адресыбыз: Саба, Тукай урамы, 95 йорт. Килегез, көтәбез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев