Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гаиләм - җылы оям

2008 елдан - Россиядә игълан ителгән Гаилә елыннан башлап, календарьда тагын бер күркәм дата барлыкка килде. 8июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә башлады.

Элек-электән мәхәббәт, тугрылык ныклы гаилә нигезе булып саналган. Районыбызда да яшәү өлгеләре белән башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр күп. Әлеге дата гаилә төшенчәсенең дәрәҗәсен күтәрү, аның ныклыгын, тотрыклылыгын тәэмин итү, гаилә әгъзаларының бер-беренә ихтирам-хөрмәтен тагын бер кат искәртү көне дә. Әлеге матур көн уңаеннан райондашларыбызга "Сезнең өчен гаилә нәрсә ул" дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп, гаилә хәлләре белән кызыксындык.

Эльмира һәм Айдар Гәрәевлар (Шәмәрдән, фотода) :
-Бу көн безнең гаилә өчен икеләтә зур бәйрәм. 8 июль - бергә гаилә корып яши башлаган, никахыбыз булган көн. Парлы сукмакка аяк басуыбызга быел 15 ел тулды. Шуңа да әлеге дата безгә икеләтә кадерле. Тормышыбызның иң зур байлыгы булып 3 балабыз үсеп килә. Безнең өчен гаилә - тормышыбызның бө­тен мәгънәсе, җылы, нурлы оябыз. Эштән арып кайтканда балаларны сөеп күңелгә ял алабыз.
Быел гаиләбездә куанычлы вакыйга - өченче балабыз - кызыбыз туды. Нәниебезгә 4 ай. Икебезнең дә әтиләребез истәлегенә (Камил, Наил) кызларыбызга Камилә, Наилә дигән исемнәр куштык. Улыбыз Искәндәр 1сыйныфка укырга бара. Куанычлы вакыйгалар белән яшибез.

Гөлбикә һәм Нурислам Фәрхуллиннар (Иске Икшермә):
- Аллага шөкер, бергә яши башлаганыбызга 65 ел тулганын сизми дә калганбыз. Казыксыз җиргә казык кагып башланган тормышыбыз тик утырырга һич җай бирмәде. Гомер эш белән узылды. Тормыш булгач, гел сөешеп кенә утырып булмый, гаиләдә табак-савыт та шалтырамый тормый. Андый чакларда гафу итә белергә дә кирәк. Гаиләнең тынычлыгы күбесенчә хатын-кыздан тора. Сабыр итә белү дә тормышта күп киртәләрдән саклап кала. Бер-береңә карата ярату, хөрмәт булмаса, бергә болай озак яши алмаган булыр идек. Уйлап карасаң, 65 ел бик күп гомер бит. Яши-яши гел бер кешегә әйләнеп бетәсең икән. Хәзер инде бер-беребездән башка бөтенләй яши алмыйбыз. Үзебезгә иптәшкә кәҗәләребез, тавык-чебешләребез күп. Шулар белән мәш килеп көн үткәнен дә сизмибез. Узылган гомеребезне шулай матур үтә алуыбызга сөенәбез. Ходай алдагы гомерләрне дә хәерле кылса иде!

Алия һәм Рушан Миннегуловлар (Саба):
- Без 13 июнь көнне йөрәк­ләрне бергә бәйләп, бер гаилә булып яңа тормышка аяк бастык. Аңарчы 4 ел дус булып, бер-беребезгә матур хисләр белән яшәдек. Гаилә тормышы безнең өчен ачылмаган дөнья кебек. Беренче сукмакларны гына атласак та, бер-берең өчен яшәү олы бәхет икәнлеген тоябыз. Гаилә ул - ике кешенең уртак бәхете. Бу бәхет гел тулыланып торадыр, безнеңчә. Сабыйларың туу, алар өчен яши башлау, аннан оныклар көтү башлана торгандыр. Без шулай күз алдына китерәбез. Кыскасы, безнең барысы да алда әле. Туйда теләнгән матур теләкләр кабул булса иде...

Лилия һәм Илшат Хисамовлар (Саба) :
- Гаилә ул - ике кеше арасында төзелгән союз. Быел безнең союзга 24 ел тулды. Татулык, дуслык, мәхәббәт, аңлашу - гаиләбезнең төп нигезе. Һәр гаилә -аерым бер дәүләт. Гаиләдә бәхетле булыр өчен мәхәббәт кенә җитми, үзара аңлашу, бер-береңә юл куя белү кирәк. Гармониядә яшибез дисәк, дөрес булыр. Әлбәттә, иң зур куанычыбыз - балалар. Әлегә кадәр безне уңышлары белән гел шатландырып кына торалар. Кызыбыз Алия Казан дәү­ләт финанс-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли. Улыбыз Булат 9нчы сыйныфка бара. Спортны үз итә, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр рәтендә. Ата-анага иң зур бәхет - баласының ирешкән уңышлары. Ходай һәр гаиләгә тигезлек, балалар сөенече насыйп итсен. Иң зур теләгебез шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев