Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Грант аласын килсә...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-Грант" программасы буенча конкурслы сайлап алуның дүртенче этабы үткәрелүе турында хәбәр итә.

Конкурслы сайлап алуда катнашуга заявкаларны Министрлык 24 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Московская урамы, 55нче йорт, 125нче кабинет.

Эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме ике юнәлештә күрсәтелә: авыл хуҗалыгы бизнесы һәм җитештерү бизнесы. Әлеге конкурс кысаларында җиһазлар - турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп ителә торган җайланмалар, механизмнар, аппаратлар, установкалар, машиналар, автотранспорт чаралары (җиңел автомобильләрдән, автобус техникасыннан тыш) алырга була. Әлеге этапның үзенчәлеге шунда: турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп ителә торган йөк автомобильләренә йөк күтәрелешлеге ягыннан чикләүләр бетерелде. Шулай ук лизинг килешүе төзү датасына карата таләп (элек 2012 елның 1 гыйнварыннан да иртә түгел иде) лизинг килешүе заявка биргән вакытка гамәлдә булырга тиеш дигән таләпкә алыштырылды.

Тулырак мәгълүматны http://mert.tatarstan.ru сай­ты­на урнаштырылган конкурслы сайлап алу ту­рында нигезләмәдән һәм 2-40-99 телефонына шал­тыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев