Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәтне саклауга –җитди караш

Республикада ел саен хезмәтне саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелеп торса да, бүген оешма һәм предприятиеләрдә хезмәт шартлары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш тамырдан үзгәртелде дип әйтеп булмый.

Хезмәтне саклауга юнәлдерелгән таләпләрне үтәүнең торышы план буенча яки җитештерү тармагында уздырыла торган тикшерүләрдә ачык күренә. Хезмәтне саклаудагы кимчелекләрдән Саба район хуҗалыклары да азат түгел. Җитештерү өлкәсендә имгәнү яки җәрәхәт алуга китерердәй түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды: хезмәт шартлары буенча эш урыннарына аттестация уздырылмый; биналарны, корылмаларны, җиһазларны эксплуатацияләгәндә хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителми; эш һәм ял режимнары сакланмый; эшчеләр махсус эш һәм аяк киемнәре, башка шәхси саклану чаралары белән тиешенчә тәэмин ителми.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, райондагы байтак хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча укулар оештырылмаган. "Сабыагрохим", "Октябрь", "Симет" җәмгыятьләрендә, "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында укулар ел саен үткәрелеп килә. Аларда эш урыннарына аттестация уздыру эшенә ныклап керешмәгәннәр. Шул ук вакытта "Шытсу" авыл хуҗалыгы, "Туган як", "Саба" җәмгыятьләрендә хезмәтне саклау буенча укулар ел саен оештырылмый. Башка хуҗалыкларда да бу мөһим эшкә керешергә кирәк.

Хезмәтне саклауда юнәлдерелгән чараларның берсе - ел саен вакытында үткәрелергә тиешле медицина күзәтүе. Күп хуҗалыкларда язгы кыр эшләре вакытында орлык агулауда катнашучыларга гына (ул 7-8 кеше була) медицина күзәтүе уздыралар. Хуҗалык, оешмалардагы авыр һәм зыян эш башкаручы барлык хезмәткәрләрне 2 ел эчендә тиешле медицина күзәтүе уздыру таләп ителә.

(Дәвамын газета битләрендә укый аласыз)

Н. Газизянов,

дәүләт хезмәт саклау инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәтне саклау

2
X