Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елда бергә булыйк!

Ел тәмамланып килгән көннәрдә 2023 елның беренче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына язылырга өлгерә алмаучылар өчен «Абунәче көне» уздырдык.

.  Район почтамты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган акциядә һәрбер газетага язылучы абунәче иганәчебез  «ИП Давлетшина И.В.» кибе­те­нең махсус бүләгенә ия булды. Әлеге акция почта бинасында  ике көн дәвам итте.  «Бик яхшы уйлагансыз,  язылырга өлгерә алмый калган идем», – дип сөенеп язылучылар да, интернеттан гына укыйм, диючеләр  дә булды. 

Иске Мичән авылыннан Раилә Хафизова «Саба таңнары» газетасына күптән язылып куйган булса да, хат ташучы Фәүзия Низамова турында җылы фикерләр, мактау сүзләре әйтергә ашыкты. «Фәүзия авылыбызның бик ихтирамлы кешесе. Бик актив. Барысын да яхшылап аңлата. Гадел, үз эшенә җаваплы карый. Бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Гаиләдә  дә үрнәк әни,  өч бала үстерәләр. Исән-сау эшләвен телибез», – дип изге  теләкләрен  дә җит­керде. Әлбәттә, без мондый җылы сүзләрне сөенеп кабул итәбез, чөнки газетабызның укучыларга вакытында килеп җитүе  хат ташучыларның җаваплылыгы, хезмәте белән  тыгыз бәйләнгән. 

«Саба таңнары» газетасын  күп еллар яздырабыз.  Быел да  иптәшем, язылырга онытма, дип гел  искәртеп килде. Без лаеклы ялда булгач, газета-журналлар укып,  радио-телевизор карарга вакыт күп. Газетада бик матур мәкаләләр басыла, шигырьләр укырга яратабыз. Яшьләр өчен дә, балалар, өлкәннәр өчен дә язмалар җитәрлек», – диде язылу­чыбыз Сабадан Әнисә Гаффарова. Әнисә ханым  (фотода) Яңа елга балалар өчен шампан шәрабе отты.

«Саба таңнары»на язылырга өлгерә алмаганнарга борчылыр урын юк, газетага гыйнвар аенда язылсагыз, февраль башыннан өегезгә килә башлаячак.  Яңа елда да бергә булыйк, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев