Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җил белән узыштылар

Өченчекөн Сабаның "Олимп" стадионда урта мәктәп укучылары арасында җәйге спартакиада ярышлары булып узды.

Ярышлар 5-6 сыйныфта укучы кызларның 60 метрга йөгерүләре белән башланып китте. Түбән һәм югары сыйныфларда укучы егет һәм кызлар үзләренең физик мөмкинлекләрен йөгерүдә 1000 метрга кадәр сынадылар. Яшь спортчылар озынлыкка сикерү һәм эстафета ярышларында да осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Барысы 23 мәктәптән 312 бала катнашкан спартакиадада 1нче урынны Шәмәрдән лицее командасы яулады. Икенче урынны Саба гимназиясе команрдасы алды, өченче нәтиҗәне Сатыш мәктәбе укучылары күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X