Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Бу дөнья вакытлы гына кулланырга бирелгән. Файдалану өчен алырга мөмкин булган нәрсәнең иң яхшысы – тугры хатын», – дигән. Изге хатыннар – ирләренә итагать итүчеләр. Сезнең һәркайсыгыз көтүче, һәркайсыгыз үз көтүе өчен җавап бирәчәк. Ир кеше гаиләсе өчен булса, хатыннар – йорт-җирне һәм балаларны күзәтеп торучы.

   Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер көнне сәхәбәләре арасында утырганда: «Сез хәерле гаилә башлыгы булыгыз», – дип әйтте. Сәхәбәләр: «Ул ничек була соң?» – дип сораган. «Сез өегезгә кайткач, хатыныгыз куанса һәм сөенсә, балаларыгыз сезнең кочагыгызга ташланса, димәк, сез – хәерле гаилә башлыгы», – дигән. Әгәр сез ишектән кергәч тә, хатыныгыз турсаеп: «Әнә кайтты», – дип борын астыннан мыгырданса, балаларыгыз почмакка качса, сездән ераклашуны яхшырак дип уйласа, белегез, сез хәерле гаилә башлыгы була алмассыз», – дигән.

   Хатыннар өчен дә шулай. Сез дә өегездә хәерле хатын булыгыз. Сәхәбәләр: «Хәерле хатын нинди була ул?» – дигәннәр. Пәйгамбәр: «Ире хатынының йөзенә караса, ул үзен рәхәт хис итә», – дигән. Аллаһы Тәгалә ирләргә яхшы хатын бирсә, аның ярты мәшәкатенә ярдәм итүче буладыр, калган яртысын үзе башкарыр.

   Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диелә. Иренә һәрвакыт ярдәм иткән, аңа күндәм булган, аны үстерә торган хатын аның тормыш терәге, юлдашы була. Ә инде иренә һәрчак каршы килеп, үз мәнфәгатен генә кайгыртып яшәгән хатын иренең тормышын гына түгел, гаиләсен, балаларының да киләчәген бозачак.

   Тавыш, гауга, бер-берсенә дошманлык булган өйдә рәхәтлек булмау һәр кешегә мәгълүм. «Адәм балаларына парлашып яшәү, үзара мәхәббәт – Аллаһы Тәгалә тарафыннан әмер ителгән шарт», – дигән пәйгамбәребез.

   Аңлашып яшәүче ир белән хатын үзләренә генә хас серләрен, нечкәлекләрен төшенеп яшәүче тыныч гаилә барлыкка китерәләр. Әгәр кешегә бирелгән әхлак югалса, тормыш рәхәтлеге дә югалачак, билгеле.

         Шәрифулла Сафиуллин

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев