Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Икшермә Яңа елны ничек бәйрәм итә?

Иске Икшермә мәдәният йортында, 1 январь көнне "Яңа ел бизәкләре" исеме астында балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр - иң матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен башкардылар, төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Костюмнар конкурсында катнашучы балаларга Кыш бабай аерым бүләкләр әзерләгән иде.

,, Яңа елның яңа көне" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Кичәдә күп төрле кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде, "Ак барс" һәм "Убырлы һәм Шрэк" командалары белән эстафета ярышлары бик күңелле үтте. Соңыннан дискотека үткәрелде.

3 январь көнне балалар белән "Кышкы фантазияләр" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар кышкы табигать, Кыш бабай, Кар кызы, таудан чана шуу темасына рәсемнәр ясадылар. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иске икшермә