Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИЗГЕ БУРЫЧЛАРЫН ҮТӘРГӘ

Армия сафларында хәрби бурыч үтәү ир-егетләр өчен ата-бабаларыбыз чо­рыннан зур горурлык саналды. Күркәм тради­цияләр хәзер дә дәвам итә.

Улларына 18 яшь тулган аналар сау-сәламәт улларын ватан сакчысы итеп күрә. 10 ноябрь көнне дә районыбызның төрле авылларыннан яңадан тугыз лачын армия сафларына озатылды. Яшь солдатларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Гасыймов яхшы теләкләрен, үзенең дә армия сафларында хезмәт иткән вакытларын искә төшереп акыллы киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. "Егетләр, сезнең өчен әти-әниләрегезнең өйдә "ут йотып" яшәгәнен исегездән чыгармагыз, алар белән хәбәрләшеп торыгыз",- диде аталарча кайгыртучанлык күр­сәтеп. Район хәрби комис­сары Фәнис Закиров: "Ко­ман­дирларыгызның сү­зенә буйсыну һәм үз-үзегезне саклау да сезнең бурычыгыз. Хәрби хезмәтне үтәгәндә һәр солдат уяу булырга тиеш",- дип аң­лат­ты.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X