Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИЗГЕ БӘЙРӘМ АЛДЫННАН

Корбан гаете алдыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов авыл җирлекләре башлыклары һәм авылларның имам-хатыйблары белән киңәшмә үткәрде.

Ул Корбан гаетенә әзерлек чараларына һәм традицион исламның гомуми таләпләренең үтәлешенә багышланды. "Мәчетләрдән намазга чакырып яңгыраган азан тавышы кешенең йөрәгенә май булып ятарга тиеш",- диде Равил Гасыймов һәм мәчетләр эшчәнлегенә карата үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртак­лашты.

Саба муниципаль районы аппарат җитәкчесе Расих Сабиров мәчетләрне оешма буларак рәсми теркәү мәсьәләсен күтәрде. Исәпли башлагач, Шәмәрдәндәге чиркәүне дә кереп, 38 Аллаһ йорты гына рәсмиләштерелгән булып чыкты.

Киңәшмәдә күтәрелгән вәзгыятьләр буенча районның баш мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Яхинның фикерләре тыңланды. Полиция начальнигы урынбасары Ленар Хәбиров Сатыш мәчетенә билгесез кешеләрнең төнлә кереп туздырып чыгып китүләрен искәртеп, авылларда мәчет ишекләрен ышанычлы йозак белән бикләп йөрергә кирәклегенә басым ясады.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X