Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИЗГЕ БӘЙРӘМ БЕРДӘМ ҮТТЕ

Узган атнада мөселманнарның иң зур бәйрәмнәре саналган - Корбан бәйрәмен билгеләп уздык.

Гадәт буенча, ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Һиҗри календарь буенча Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана һәм 3-4 көн дәвам итә. Соңгы елларда Корбан гаете республикабызда да ял көне итеп билгеләп үтелә башлады. Бу көннәрдә һәр гаиләдә бәйрәм рухы яши, туганнар, дуслар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, Корбан ашлары уздыралар, авыр хәлле, мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен белешәләр. 25 октябрь көнне гает намазы Татарстанның 1173 мәчетендә дә укылды. Төп бәйрәм чаралары Казанның Мәрҗәни мәчетендә узды, кайбер мәгълүматларга караганда, башкалабыз гыйбадәтханәләренә ул көнне 140 меңгә якын кеше җыелган. Быел бәйрәмнең төп намазы Болгардагы Ак мәчеттә узды, ул "Татарстан - Яңа гасыр" каналы аша турыдан-туры трансляцияләнде. Безнең район мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары зур оешканлык белән үтте.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Касыймова, Г.Галимуллина, И.Ильфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X