Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ижау Сабантуенда

Бу атнада районыбызның бер төркем үзешчән сәнгать осталары коллективы һәм көрәшчеләре Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев җитәкчелегендә Ижау Сабантуенда катнашып, милләттәшләребезгә сабалыларның кайнар сәламнәрен, үзебезнең җырларыбыз һәм биюләребез аша җиткердек.

Җитмеш кешелек үзешчән сәнгать осталарының барысының да исем-фамилияләрен санап күрсәтү мөмкин түгел. Шулай да сәнгать мәктәбенең "Дулкын" хореграфия төркеменең берсеннән-берсе уздырып, дәртләнеп, канатланып биючеләрнең һәр чыгышының, Алабуга мәдәни-агарту училищесы студенты Алмаз Хуҗинның оригиналь биюләрен көчле алкышлар белән кабул ителүен әйтми калып булмый. Әйтик, Вилорик Вәлиуллин, Сәйдәш Солтанов, Алмаз Газизов, Тәфкил Яруллин, Галинур Гәләветдинов милли үзенчәлекләргә бай көйләрне баян телләрен сайратып уйнаганда кошлар да тынып калды. Районыбызның Гөлзилә Нурмөхәммәтова, Гөлфинә Ярмөхәммәтова, Клара Мөбәракшина, Гөлия Исмәгыйлова, Динар Исламов, Айсаф Хаҗиев, Тәнзилә Яруллина, Гөлинә Баһавиева, Ләйсән Гыйззәтулина кебек җырчы сандугачларның һәм "Энҗе" вокал кызлар ансамбле чыгышлары кайсы гына милләт кешесенең күңел кылларын дулкынландырмады икән? Үзешчән сәнгать осталары чыгышы Сабантуй мәйданының бер бизәге булды дисәк тә ялгыш булмастыр.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

М. Кәримов,

район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sabantui