Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадетлар – коррупциягә каршы көрәш көне

Укучыларда ришвәтчелек күренешләренә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 1-9 декабрьләрдә Икшермә кадет интернат-мәктәбендә “Коррупциягә каршы инициативалар” атнасы үткәрелде. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада тематик сыйныф сәгатьләре, класстан тыш чаралар, әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды.

Атналыкның беренче  көнендә  Х сыйныф тәрбиячесе Марат Мияссәров тарафыннан, мәк­тәбебезгә Саба районы проку­роры урынбасары Рамил Зин­нәтуллин  чакырылган иде. Сый­ныфтан тыш чара  «Нәрсә ул коррупция һәм мин аның  турында  нәрсә беләм?» дип аталды. Рамил Зиннәтуллин укучылар каршында  бай эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар үз­ләрен кызыксындырган сорауларын биреп, төгәл җаваплар һәм  файдалы мәгълүмат алдылар. Алдагы  көннәрдә VI сый­ныф тәрбиячесе  Әнәс Гыйлаҗиев  «Намус һәм намус белән яшәү» темасына тәрбия сәгате, XI сыйныф тәрбиячесе Фәнүзә Гыйлманова «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?” темасына ачык чара уздырды. Презентация белән үрелеп барган чарада укучылар белән коррупциянең Россиядә таралу дәрәҗәсе, нәтиҗәләре, җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә ришвәтчелек ки­тергән зыян турында фикер алыштылар.

Тәрбияче Рифнур Шәрәфиев VII сый­­ныфлар белән эшләде. «Без кор­рупциягә каршы бер­гә»  темасына әң­гә­мәнең мак­са­ты укучыларны корруп­ция­ кү­ренешләре, аның нә­­ти­җәләре белән та­ныштыру,  кү­з­аллауларын киңәйтү, эз­ләнү эш­­чәнлеге нигезләрен үстерү, хә­зерге җәмгыять проблемалары­на дөрес  караш формалаштыру, тотрыклы позиция булдыруга ярдәм итү иде. Җәмгыятьтә җаваплылыктан башка хокуклар була  алмавы  аңлатылды. Укучылар «Коррупция никадәр куркыныч», «Коррупция төрләре һәм формалары», «Коррупциягә каршы көрәш алымнары» темаларына рефератлар әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар. Танып-белү характерындагы чарада кадетлар кеше хокуклары турында зур инициатива белән  фикер алыштылар.

Атналыктан IXБ сыйныфы да читтә калмады. Алар белән  Ми­ләүшә Шәвәлиева «Коррупция нәрсә ул?» темасына чара үт­кәрде. Видеороликлар караган­нан  соң коррупциягә бәй­ле җи­наятьләрнең еш кына җәзасыз калуы сәбәпләре турында фикер алышу булды. "Коррупциягә “юк” дип әйтик!» дигән темага әң­гәмәләр һәр сыйныфта да үт­кәрелде.

Атналыкның соңгы көнендә мәктәп директоры Айрат Хидиятуллин  урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре  һәм тәрбиячеләре катнашында 9-11 сыйныфларда  «Административ һәм җинаять җаваплылыгы» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Укучыларда кор­рупциягә тискәре мөнәсәбәт, граж­данлык җа­вап­лылыгын формалаштыру,  намус, тапсыз репутация  кебек төшенчәләрнең мө­һимлеген  аңлату максат итеп  куелды. Фикер алышу ба­­ры­шын­да укучылар коррупция де­мократияне һәм кеше хокук­ларын бозуга китерә, базар механизмнарына, кешеләрнең тор­мыш сыйфатына зыян  сала, оешкан җинаятьчелеккә, террорчылыкка  китерә дигән фи­­кергә килделәр. Шулай ук «Кор­рупциягә каршы көрәш!» темасына ясалган стена газеталарына, плакатларга нәтиҗә ясалды.

Үткәрелгән чаралар укучы­лар­ның хокукый грамоталылыгын һәм әхлакый культурасын формалаштыруга ярдәм итте.

Фәнүзә Гыйлманова,  тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев