Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кактуслар” – финалда

16 февральдә Кече Кибәче Мәдәният йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубының Саба лигасы янә бер сезонын ачты. Бу юлы сәхнә түренә мәктәп укучылары, студентлар күтәрелде.

Олы Кибәче, Иске Икшермә, Түбән Шытсу, Сатыш авылларыннан һәм Сабадан килгән 5 команда 3 төрле конкурста көч сынашты: сәламләү, кызыклы фотоларга комментарийлар бирү һәм "Өйгә эш". "Узган елның декабрь аенда һәр авыл җирлегеннән өчәр егет-кыз Лесхоз мәдәният йортында җыелып, аларга без КВНның асылын өйрәткән идек. Менә хәзер шуның җимешләрен татыр вакыт. Максатыбыз - яшьләрне сәхнәдә уйнарга өйрәтү, аларга үз тәҗрибәбезне бирү. Уен берничә зонага бүленеп үткәрелә. Һәр зонадан иң яхшы бер команданы сайлап алып, финалга чыгарачакбыз", - ди уенның оештыручысы, Саба аграр көллиятенең «Чын егетләр" КВН командасы лидеры Альберт Гүзәлов. КВНчылар җәмгыяттәге җитешсезлекләрдән көлделәр, студент, мәктәп тормышыннан кызыклы мәзәк-миниатюралар күрсәттеләр. 2 сәгатькә якын барган уеннан соң, нәтиҗәләр чыгарылды: уенның абсолют җиңүчесе булып Кибәченең "Кактус" командасы танылды. Финалга шулай ук жюри һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган "Безотказные ребята" командасы да (Саба) чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X