Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кече Шыңар мәдәният йортында “Әллүки” балалар бакчасының “Яңа ел белән” дигән бәйрәм кичәсе

24 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Әллүки” балалар бакчасының “Яңа ел белән” дигән бәйрәм кичәсе булды.

Театральләштерелгән тамашада Кыш бабай  балаларга бәйрәм, яхшы кәеф һәм Яңа ел тылсымы бүләк итте. Балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, һәрберсенә күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм барышында балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар әкият геройлары, маҗаралар белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр. "Тамчы" хореография коллективы "Ковбойлар биюе", "Кар Кызы белән Яңа ел вальсы", "Яңа ел күңелле биюе" белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X