Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Коррупциягә каршы теләктәшлек кирәк

13 февральдә видеорежимда «Россия төбәкләрендә коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләрен камилләштерү, проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Илнең 33 төбәге вәкилләрен җыйнаган әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко катнашты. Конференциянең Татарстанда үтүе юкка түгел, әлеге юнәлештә республика беренчеләрдән булып эш башлады. Президент үзенең чыгышында: «Башкарган эшләрдән тыш, эшлиселәре дә күп, билгеләгән максатларга ирешү өчен башка төбәкләрнең дә уңай практикасын кулланырга кирәк», - дип ассызыклады.

Валентина Матвиенко 2012 елда ил күләмендә 50 меңнән артык җинаять ачылганын һәм 7 меңгә якын кеше хөкем ителгәнлеген әйтеп үтте. «Бу статистика коррупциягә каршы көрәш чаралары күрелүгә карамастан, әлеге проблеманың көнүзәк мәсьәлә булып калуын күрсәтә. Алга таба да илдә коррупциягә каршы көрәш законнарын үстерүне таләп итә», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X